YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 48

48
Ягъкубның Менашше белән Эфраимга мөбарәк фатиха бирүе
1Берникадәр вакыттан соң Йосыфка:
– Атаң авырый! – дигән хәбәр китерделәр.
Йосыф, ике углы Менашше белән Эфраимны ияртеп, юлга чыкты.
2Ягъкубка да:
– Углың Йосыф синең янга килә, – дип хәбәр ирештергәннәр иде.
Исраил, бөтен ихтыяр көчен туплап, ятагына торып утырды. 3Йосыфка ул болай диде:
– Мин Кәнганда, Луз шәһәрендә вакытта Кадир Алла, миңа күренеп, мине мөбарәк кылды, 4әйтте: «Мин синең нәселне үрчемле итәчәкмен, аны ишәйтәчәкмен, синең нәселеңнән күп халыклар тудырачакмын. Синнән соң бу җирләрне синең токымыңа мәңгелек милек итеп бирәчәкмен», – диде. 5Мин Мисырга күчеп килгәнгә кадәр, монда туган ике углың шулай ук минекеләр. Эфраим белән Менашше минем өчен, Рубин белән Шимун кебек үк, үз угылларымдыр. 6Инде алардан соң туачак балаларың синең үзеңнеке булыр. Әмма абыйлары мирасында аларның да өлешләре булачак. 7Мин Падданнан#48:7 Падданнан – ягъни Месопотамиянең төньяк-көнбатыш өлешеннән. кайтып барганда, Кәнган өлкәсендә, Эфратага җитәрәк, юлда минем Рахиләм вафат булды. Мин аны шунда җирләдем.
(Эфрата хәзер Бәйт-Лехем дип йөртелә.)
8Шулчак Исраил, Йосыфның угылларын абайлап:
– Болар кемнәр? – дип сорады.
9Йосыф:
– Болар – миңа Аллаһы насыйп иткән угылларым. Монда, Мисырда тудылар, – дип җавап бирде.
– Аларны яныма якынрак китерче, – диде Исраил. – Мөбарәк кылып, үзләренә фатихамны әйтеп калыйм.
10Картлыктан Исраилнең күзләре зәгыйфьләнгән, ул бөтенләй диярлек күрми иде. Йосыф үз угылларын атасы янына якынрак китерде. Исраил үзенең оныкларын кочаклап үпте дә 11Йосыфка:
– Мин инде синең йөзеңне күрә алырмын дип өмет тә итмәгән идем, ә Аллаһы, менә, синең балаларыңны да күрергә насыйп итте, – диде.
12Йосыф, атасының тезләреннән угылларын алып, Исраил каршында сәҗдәгә егылды һәм башын җиргә тигезде. 13Аннары кече углы Эфраимне уң кулыннан, өлкән углы Менашшены сул кулыннан җитәкләп, Исраил каршысына китереп бастырды. Угылларның кечесе Исраилнең сул кул ягына, өлкәне уң кул ягына туры килә иде. 14Әмма Исраил, кулларын алга таба чалыштырып сузып, уң кулын кече угылның башы өстенә, ә сулын өлкән угылның башы өстенә куйды. 15Аннары, Йосыфны мөбарәк кылып, болай диде:
«Ата-бабаларым Ибраһим белән Исхак табынган Аллаһы,
яратылышымнан бүгенгәчә мине әйдәп барган Аллаһы,
16мине бар явызлыклардан йолып-коткарып калган фәрештә,
мөбарәк фатихаңны насыйп ит Син бу угланнарга!
Минем исемем белән Ибраһим вә Исхак исемнәре
дәвам итсен бу яшь угланнар исемендә!
Җир йөзендә нәселләре ишәйгәннән-ишәйсен!»
17Исраил уң кулын Эфраимнең баш өстенә куйганны күргәч, Йосыф уңайсызланып китте. Атасының уң кулын ул, Эфраим башыннан алып, Менашшеның башы өстенә күчерергә теләде.
18– Әтием, алай түгел бит, – диде ул. – Менашше – беренче булып туган бала, уң кулыңны аның башына куй.
19Ләкин ата кеше килешмәде:
– Беләм, углым, беләм, – диде. – Менашше да бөек бер халыкның нәсел атасына әйләнер, әмма энесе Эфраим аңардан бөегрәк булыр, аның нәселеннән күп халыклар мәйданга чыгар.
20Шул көнне Исраил яшьләрне мөбарәк кылып әйтте:
«Киләчәктә үрнәк булыр исемегез Исраилдә:
„Аллаһы сине Эфраим кебек,
Менашше кебек итсен!“ –
дип тәкрарлар исраилиләр, хәер-дога теләгәндә».
Шулай дип, Исраил Эфраимне абыйсы Менашшедан өстенрәк куйды. 21Аннары, Йосыфка мөрәҗәгать итеп:
– Инде мин үләм, – диде ул. – Әмма Аллаһы сезнең янда калачак. Ул сезне ата-бабаларыгыз туфрагына кире кайтарачак. 22Кардәшләреңнекеннән аермалы буларак, мин сиңа өстәмә таулы җир биләмәсе – Шәкемне калдырам, заманында мин аны амориләрдән ук-җәям һәм кылычым белән яулап алган идем.

Currently Selected:

Яратылыш 48: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy