YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 47

47
Исраил угыллары фиргавен хозурында
1Фиргавен хозурына баргач, Йосыф әйтте:
– Атам белән минем кардәшләрем, вак һәм эре терлектән барлык мал-туарны, булган бар мөлкәтне үзләре белән алып, Кәнган җиреннән монда күчеп килделәр. Хәзер алар монда – Гөшен төбәгендә, – диде.
2Кардәшләреннән бишесен Йосыф үзе белән алып килгән иде, аларны фиргавен хозурына кертеп бастырды. 3Йосыфның кардәшләреннән фиргавен:
– Шөгылегез нидән гыйбарәт? – дип сорады.
Йосыфның кардәшләре:
– Ата-бабаларыбыз кебек, без колларың да көтүчеләр, сарыклар асрыйбыз, – дип җавап бирделәр.
4– Без бу илгә яшәргә дип күчеп килдек, – дип аңлаттылар алар фиргавенгә, – чөнки Кәнган җирендә кытлык хөкем сөрә, көтүлекләр корып кипте. Без колларыңа Гөшен төбәгендә җирләшеп яшәргә рөхсәт бирсәң иде, үтенәбез.
5Фиргавен Йосыфка:
– Атаң белән кардәшләрең монда синең янга килгәннәр, – диде. – 6Бөтен Мисыр иле синең каршыңда: туганнарыңа илнең иң әйбәт җирләрен бир. Әйдә, Гөшен төбәгендә урнашып яшәсеннәр. Араларында белдекле-сәләтле угланнар булса, аларны минем хайван көтүләре өстеннән дә караучы итеп куй.
7Йосыф үзенең атасы Ягъкубны да фиргавен хозурына алып килде. Ягъкуб фиргавенгә хәер-фатихасын бирде. 8Фиргавен Ягъкубтан:
– Сиңа ничә яшь? – дип сорады.
9– Минем горбәттә үткән гомер көннәрем йөз дә утыз елдыр, – дип җавап бирде Ягъкуб. – Гомер елларым аз әле, алары да михнәтләр эчендә үтте, ата-бабаларымның горбәттә үткән гомер еллары белән чагыштырырлык түгел.
10Ягъкуб, фиргавенгә янә хәер-фатихасын әйтеп, аның яныннан чыкты.
11Йосыф шулай атасы Ягъкуб белән үзенең кардәшләрен Мисырга урнаштырды; фиргавеннең боерыгында әйтелгәнчә, аларга илнең иң яхшы өлешеннән – Рәмесес төбәгеннән җир биләмәсе бирде. 12Атасы Ягъкубны, үзенең кардәшләрен һәм Ягъкуб токымындагы һәр гаиләне балалары санынча Йосыф икмәк белән тәэмин итте.
Мисырдагы кытлык
13Ул арада кытлык, көчәеп, шул дәрәҗәгә җитте ки, бөтен өлкәләрдә икмәкнең әсәре дә калмады. Мисыр һәм Кәнган җирләре тәмам зәгыйфьләнеп-корып киптеләр. 14Йосыф, Мисыр һәм Кәнган җирләрендә булган бөтен көмеш акчаны икмәк сату бәрабәренә үз кулына туплап, фиргавеннең сарай хәзинәсенә тапшырган иде. 15Шунлыктан Мисыр һәм Кәнган җирләрендәге халыкта акча калмады. Мисырлылар, Йосыф хозурына килеп:
– Безгә ашарга икмәк бир, күз алдыңда егылып үликмени? Безнең бар көмешебез тотылып бетте, – диләр иде.
16Йосыф аларга:
– Көмешегез бетсә, аяклы малыгызны китерегез, терлек бәрабәренә мин сезгә икмәк бирермен, – диде.
17Шуннан соң мисырлылар Йосыфка көтү-көтү терлек китерә башладылар. Китерелгән атлар, ишәкләр, вак терлек һәм эре терлек көтүләре бәрабәренә Йосыф аларга икмәк бирә иде. Ул елны Йосыф терлеккә алмашу юлы белән халыкны икмәккә туендырып торды.
18Ул ел узып, икенче ел кергәч, мисырлылар янә Йосыф каршысына килделәр:
– Син хуҗабыз әфәндедән яшерер урын юк, – диделәр алар. – Безнең акчабыз да төкәнде, терлек-көтүләребез дә син әфәнде кулына күчеп бетте. Җаныбыздан һәм җир биләмәләребездән башка син әфәндегә бирердәй бернәрсәбез дә калмады. 19Инде үз күзең алдында без үзебез дә, туфрак-җирләребез дә шулай харап булсынмыни? Икмәк бәрабәренә үзебезне дә, җирләребезне дә сатып ал. Без җирләребез белән берлектә фиргавеннең коллары булыйк. Ә син безгә орлык бир, орлык биреп, безне үлемнән, җирләребезне, кысыр калып, чүлгә әйләнүдән коткар.
20Шул рәвешчә, Йосыф Мисырдагы җир мәйданнарын да фиргавен өчен сатып ала башлады. Һәрбер мисырлы ачлык кытлыгыннан үзенең җир кисәген сатты. Илдәге бөтен җир мәйданы шулай фиргавеннеке булды. 21Йосыф Мисыр чикләренең бер очыннан икенче очына кадәр булган бар халыкны колга әверелдерде#47:21 …бар халыкны колга әверелдерде. – Борынгы грек телендәге тәрҗемәдә шулай; яһүд телендәге төп нөсхәдә исә: «бар халыкны шәһәрләргә күчертте». . 22Фәкать каһиннәрнең генә җир биләмәләре сатып алынмады, чөнки аларның җир биләмәләре фиргавен тарафыннан үзләренә беркетелгән, алар шул җир биләмәләре исәбенә туенып яшиләр иде. Шуңа күрә аларның җир биләмәләре сатылмады.
23Йосыф халыкка мөрәҗәгать итеп әйтте:
– Менә мин сезне дә, җирләрегезне дә фиргавен коллары һәм милке итеп сатып алдым, – диде. – Инде менә сезгә орлык, җирне эшкәртеп, иген үстерегез. 24Урып-җыю беткәч, ашлыкның биштән бер өлешен фиргавенгә бирерсез. Биштән дүрте исә чәчүлек орлык һәм үзегезгә, йорт кешеләрегезгә, балаларыгызга азык өчен булыр.
25– Син безнең җаныбызны саклап калдың, – диделәр мисырлылар. – Син әфәндебезнең күңеленә хуш килеп, фиргавенгә кол булып яшик!
26Шулай итеп, Йосыф бөтен Мисыр мәмләкәтендә шул вакыттан алып бүгенгәчә гамәлдә булган канунга нигез салды: каһиннәр кулындагы җир биләмәләреннән кала, илдәге һәр җир биләмәсеннән алынган ашлыкның биштән бере фиргавенгә бирелергә тиеш булды.
Ягъкубның соңгы теләге
27Исраил токымы шулай Мисыр мәмләкәтенең Гөшен өлкәсендә җир биләп яши башлады. Шунда алар, үрчеп, нәселләрен ишәйттеләр.
28Мисыр җирендә Ягъкуб унҗиде ел торды. Аның дөньялыкта яшәү көннәре, гомеренең исәбе йөз дә кырык җиде ел тәшкил итте. 29Әҗәле якынлаша баруын сизеп, ул углы Йосыфны чакыртып алды да:
– Әгәр синең күңелеңә хуш килсәм, мәрхәмәт вә тугрылык күрсәтеп, кулыңны минем ботыма куй да ант ит, – диде. – Зинһар, мине Мисыр туфрагында җирләмә. 30Мин ата-бабаларым янәшәсендә ятарга телим. Мине, Мисырдан алып чыгып, ата-бабаларым янында дәфен кыл.
Йосыф:
– Теләгеңне үтәрмен! – диде.
31Исраил:
– Ант ит! – диде.
Йосыф ант итте, һәм Исраил үзенең ятагы өстендә сәҗдә кылды.

Currently Selected:

Яратылыш 47: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy