YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 46

46
Ягъкубның Мисырга күченеп килүе
1Ягъкуб, үзенең бар мал-мөлкәтен алып, юлга чыкты. Беер-Шебада туктап, атасы Исхакның Алласына багышлап, корбаннар китерде. 2Төнлә исә Исраилнең күз алдында Аллаһы күренеп:
– Ягъкуб! Ягъкуб! – дип өн салды.
– Мин тыңлыйм! – дип җавап бирде Ягъкуб.
3Аллаһы әйтте:
– Мин – Аллаһы, атаңның Алласымын! – диде. – Курыкма, Мисырга күчеп кит! Мин анда синнән бөек бер халык тудырачакмын. 4Мин Мисырга синең белән бергә барам. Соңра сине аннан алып чыгучы да Мин булырмын. Йосыф үз куллары белән синең күзләреңне йомдырыр.
5Беер-Шебадан Ягъкуб янә кузгалды. Исраилнең угыллары, фиргавен җибәргән арбаларга үзләренең балаларын, хатыннарын һәм Ягъкубның үзен утыртып, Мисырга таба юлларын дәвам иттерделәр. 6-7Кәнганда туплаган бар мал-мөлкәтне һәм бөтен мал-туарны алар үзләре белән алганнар иде. Шул рәвешчә, Ягъкуб үзенең бөтен ыруг-нәселен – угылларын, кызларын һәм онык-туруннарын үзе белән бергә Мисыр җиренә алып килде.
8Мисырга күчеп килгән Исраил токымының исемнәре шулайдыр: Ягъкуб һәм аның угыллары.
Ягъкубның иң беренче углы Рубин.
9Рубинның угыллары: Ханох, Паллу, Хесрон һәм Кәрми.
10Шимунның угыллары: Емуил, Ямин, Оһад, Яхин, Сохар һәм кәнгани хатыннан туган углы Шаул.
11Левинең угыллары: Гершон, Коһат һәм Мерари.
12Яһүдәнең угыллары: Эр, Онан, Шела, Перес һәм Зерах. Ләкин Эр белән Онан Кәнган җирендә үк вафат булдылар. Пересның угыллары Хесрон һәм Хамул исемле иде.
13Исәсхәрнең угыллары: Тола, Пувва, Яшуб һәм Шимрон.
14Зәбулунның угыллары: Серед, Элон, Яхлел.
15Болар Ягъкубның Лия ягыннан туган угылларыдыр. Лия аларны һәм кызы Динәне Паддан-Арамда чакта тапты. Ягъкубның бу угыллары белән кызлары җәмгысы утыз өч җан иде.
16Гәднең угыллары: Сефон, Хәгги, Шуни, Эсбон, Эри, Аруди һәм Арели.
17Ашерның угыллары: Имна, Ишва, Ишви һәм Берига. Кыз кардәшләре – Серах. Бериганың угыллары: Хебер һәм Малкиел.
18Болар – Ягъкубның хатыны Лиягә атасы Лабан асрау кыз буларак ияртеп җибәргән Зилпә ягыннан туган балалардыр. Зилпә Ягъкубка җәмгысы уналты җан бала табып бирде.
19Ягъкубның хатыны Рахиләдән туган угыллары: Йосыф һәм Беньямин. 20Мисырда Йосыфның Он шәһәре каһине Поти-Пераның кызы Асенаттан Менашше һәм Эфраим исемле ике углы туды. 21Беньяминнең угыллары: Бела, Бәхер, Ашбел, Гера, Нагаман, Эхи, Рош, Муппим, Хуппим һәм Ард.
22Болар Ягъкубның Рахилә ягыннан туган угыллары һәм оныкларыдыр. Җәмгысы ундүрт җан.
23Данның углы: Хушим.
24Нәпталинең угыллары: Яхсиел, Гүни, Есер һәм Шиллем.
25Болар Рахиләгә атасы Лабан ияртеп җибәргән асравы Билһаның угылларыдыр. Билһа Ягъкубка җәмгысы җиде бала табып бирде.
26Угылларының хатыннарыннан башка, Ягъкуб токымыннан булган һәм аның белән берлектә Мисырга күчеп килгән кешеләр җәмгысы алтмыш алты җан иде. Болар һәммәсе Ягъкубның канкардәшләредер. 27Йосыфның Мисырда туган угыллары икәүдер; Ягъкуб токымының Мисырдагы гомуми саны җитмеш җан тәшкил итә иде.
28Ягъкуб, Яһүдәне Йосыф янына җибәреп, Гөшенгә бару юлын алдан белешеп куйган иде. Алар Гөшенгә килеп җитәрәк, 29Йосыф та, арбасын җиктереп, атасы Исраилне каршылар өчен, Гөшенгә килде. Атасын күрүгә ул, атлыгып, аның муенына барып сарылды һәм кочагында бик озак үксеп елады.
30– Инде үләргә дә була: йөзеңне күрдем, син исән! – диде Исраил Йосыфка.
31Йосыф үзенең кардәшләренә һәм атасының өй җәмәгатенә болай диде:
– Мин, барып, фиргавенгә хәбәр ирештерим: «Кәнган җирләрендә яшәгән кардәшләрем белән атамның бөтен өй җәмәгате минем янга күчеп килделәр», – дип әйтим. 32Аңа сезнең сарык асраучылар, көтүчеләр булуыгызны аңлатыйм. «Алар вак һәм эре терлектән барлык мал-туарларын, булган бар мөлкәтләрен үзләре белән алып килделәр», – дип әйтим. 33Әгәр фиргавен, чакырып, сездән: «Шөгылегез нидән гыйбарәт?» – дип сораса, 34сез әйтегез: «Ата-бабаларыбыз кебек, синең колларың без дә бала чагыбыздан бирле хайван асраучылык белән шөгыльләнәбез», – диегез. Бу сезгә Гөшен төбәгендә җирләшеп калу өчен кирәк. Чөнки мисырлылар көтүче халкын сөймиләр, мәкруһ саныйлар.

Currently Selected:

Яратылыш 46: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy