YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 45

45
Йосыфның кардәшләренә үзен танытуы
1Йосыф, күңелендә ташыган уй-хисләрдән үз-үзен тыя алмыйча, янында басып торган чит кешеләргә:
– Чыгып китегез моннан! – дип кычкырды.
Шунлыктан, үзен кардәшләренә танытканда, аның янында читләрдән инде бер кеше дә юк иде. 2Ул каты тавыш белән елап җибәрде, аның елаган тавышын хәтта мисырлылар да ишеттеләр, хәбәре исә шундук фиргавен йортына да барып җитте.
3– Мин – Йосыф! – дип белдерде ул кардәшләренә. – Әтием исән-саумы?
Ләкин кардәшләре авыз ачып сүз әйтә алмадылар, чөнки алар тәмам аптырап калганнар иде.
4– Миңа якынрак килегез, – диде Йосыф.
Кардәшләре якынлашкач:
– Сезнең тарафтан Мисырга сатылган Йосыф мин! – дип өстәде. – 5Ләкин мине монда сатып җибәрүегез өчен хәсрәт чигеп, үкенеп газапланмагыз. Чөнки сез инсаннарның гомерләрен саклап калу өчен, Аллаһы мине монда сездән алданрак күндерде. 6Җир йөзендә инде менә ике ел кытлык хөкем сөрә. Алда тагы биш елы бар. Ул биш ел эчендә чәчү дә, уру да булмаячак. 7Аллаһы сезнең нәсел-токымнарыгызны җир йөзендә калдырыр өчен һәм җаннарыгызны бөек афәттән йолып алыр өчен, алдан ук күндерде мине монда! 8Димәк, мине монда җибәрүче сез түгел, ә Аллаһыдыр! Аллаһы мине монда фиргавенгә киңәшче ата, аның бөтен ил-йорты белән идарә итүче хуҗа, бөтен Мисыр мәмләкәте җирләренә хөкемдар итеп кылды! 9Тизрәк атам янына кайтыгыз да аңа: «Углың Йосыф болай диде: „Аллаһы мине бөтен Мисыр мәмләкәте җирләренә хөкемдар кылды; вакытны сузмыйча, яныма килеп җит! 10Син Гөшен җирләрендә яшәрсең; үзең дә, угылларың да, угылларыңның балалары да, мал-туар көтүләрең һәм кул астындагы бар нәрсәң минем янәшәмдә булырсыз. 11Йортың-гаиләң бөлмәсен өчен, мин барысын эшләрмен, сине монда карап-ризыкландырып торырмын. Чөнки әле тагын биш ел кытлык дәвам итәчәк“», – диегез. 12Барыгыз алдында, энем Беньяминнең күз алдында сезгә мин әйткән, минем авызымнан чыккан сүзләр бу! 13Атама сез минем Мисырда нинди шөһрәт казануымны, үзегез күргәннәрнең бөтенесен сөйләп бирегез һәм атамны тизрәк монда алып килегез!
14Шулай дип, Йосыф энесе Беньяминнең муенына сарылып елап җибәрде. Беньямин дә, күз яшьләрен агызган хәлдә, абыйсына сарылды. 15Йосыф, егълый-егълый, кардәшләренең һәрберсен кочагына алып үпте. Соңра кардәшләре аның белән әңгәмә корып җибәрделәр.
16Йосыф янына кардәшләре килү хәбәре фиргавен сараена да барып җиткән иде. Фиргавен үзе һәм сарай хезмәтчеләре бу хәбәрне хуш күреп кабул иттеләр. 17Фиргавен Йосыфка болай диде:
– Кардәшләреңә әйт, болай эшләсеннәр: йөк хайваннарына кирәк нәрсәләрен төясеннәр дә Кәнганга таба юл алсыннар. 18Анда барып, атагызны һәм сезнең бөтен гаиләгезне алып, монда минем янга кире әйләнеп килсеннәр. Мин сезгә Мисырның иң яхшы җирләреннән урын бирермен. Туфрагы каймактай җирләрнең җимешләрен ашап яшәрсез. 19Сиңа әмерем шул, аларга сүземне ирештер: балаларыгыз, хатыннарыгыз өчен Мисырдан арбалар алып китсеннәр, аннары атагыз белән берлектә монда әйләнеп килсеннәр! 20Күзләре төшкән һәр әйберне алырга кызыкмасыннар, чөнки Мисырда яхшы ни-нәрсә бар, һәммәсе аларныкы булыр.
21Исраилнең угыллары нәкъ шулай эшләргә булдылар. Фиргавеннең әмерен үтәп, Йосыф үзенең кардәшләренә арбалар бирде, юл өчен җитәрлек азык-төлек белән тәэмин итте. 22Һәркайсына, алыштырып кияр өчен, бер кат кием бирде, Беньямингә исә, биш кат алмаш киемнән тыш, өч йөз көмеш тә өстәде. 23Шулай ук Йосыф, атасына дип, Мисырның иң затлы әйберләрен төягән ун ата ишәк һәм юл хаҗәтләре өчен икмәк, азык-төлек төягән ун ана ишәк күндерде.
24Кардәшләрен озатканда, Йосыф аларга:
– Юлда гауга чыгармагыз! – дип калды.
25Йосыфның кардәшләре шулай, Мисырны калдырып, Кәнган җиренә, аталары Ягъкуб янына әйләнеп кайттылар. 26Ягъкубка:
– Йосыф исән! – дип белдерделәр. – Ул хәзер бөтен Мисыр мәмләкәтенең хөкемдары! – диделәр.
Ягъкуб тораташтай катып калган иде, угылларының сүзләренә аның ышанасы килмәде. 27Угыллары аңа, Йосыфның бөтен әйткән сүзләрен кабатлап, аңлатырга тырыштылар. Бары шуннан соң һәм, үзен Мисырга алып китәр өчен, Йосыф җибәргән арбаларны күргәч кенә, аталары Ягъкубка җан керде.
28– Булды, тәмам! – диде Ягъкуб. – Углым Йосыф исән! Әҗәлем килгәнче, мин аны барып күрәчәкмен әле!

Currently Selected:

Яратылыш 45: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy