YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 44

44
Капчыкта табылган көмеш касә
1Йосыф үзенең йорт мөдиренә әмер биреп әйтте:
– Бу адәмнәрнең капчыкларына үзләре күтәрә алган кадәр икмәк тутыр, – диде. – Түләгән көмешләрен дә һәркайсының капчыгы авызына салып куй. 2Ә иң кечесенең капчыгына, икмәк өчен түләгән акчасы белән бергә, минем менә бу көмеш касәмне дә урнаштыр.
Мөдир үз хуҗасының әмерен җиренә җиткереп үтәде.
3Иртәгесен, яктыргач, кардәшләргә, ишәкләрен алып, юлга чыгарга рөхсәт ителде. 4Алар шәһәрдән чыгып җитәр-җитмәс, Йосыф үзенең мөдиренә:
– Бар, артларына төш! – диде. – Куып җитеп, аларга әйт: «Ни өчен сез яхшылыкка яманлык белән җавап бирдегез? 5Хуҗа әфәндемнең шәраб эчә торган, шул ук вакытта фал да ача торган касәсен урлап киткәнсез? Бик тә начар эш бу!»
6Мөдир, юлчыларны куып җитеп, әлеге сүзләрне кабатлады. 7Аңа җавап биреп, юлчылар әйттеләр:
– Хуҗабыз әфәнде нигә әле безгә шундый сүзләр сөйли? – диделәр. – Юк, без, синең колларың, андый нәрсәне эшли алмыйбыз. 8Менә, капчыкларыбыз авызыннан тапкан көмешне дә без Кәнган җиреннән сиңа алып килдек. Хуҗаң әфәнде өеннән алтын-көмеш урлап китәргә без ничек җөрьәт итик?! 9Без колларыңның берәрсендә урланган нәрсә табылса, аңа үлем булсын, калганнарыбыз исә хуҗабыз әфәндегә кол булып калыйк!
10Мөдир:
– Яхшы, сез әйткәнчә булсын, – диде. – Касә кемдә табылса, ул кеше – миңа кол, калганнарыгыз исә азат булыр.
11Юлчылар йөкләрен тиз генә җиргә төшереп, һәркайсы үз капчыгының авызын чиште. 12Мөдир кардәшләрнең өлкәненнән башлап кечесенә кадәр һәммәсенең капчыгын тикшереп чыкты. Касә Беньямин капчыгыннан табылды. 13Кардәш туганнар кайгыдан өс-башларын ерттылар һәм, йөкләрен ишәкләренә төяп, шәһәргә кире әйләнеп кайттылар.
14Яһүдә үзенең кардәшләре белән бергә Йосыфның өенә килеп кергәндә, Йосыф өйдә иде әле. Кардәшләр аның каршысында йөзтүбән җиргә капландылар.
15– Сез үзегезнең ни кылганыгызны беләсезме? – диде Йосыф аларга. – Миндәй кешеләрнең фал ачу белән дә шөгыльләнгәнен сез, әлбәттә, белергә тиеш идегез.
16– Син әфәнде алдында акланыр өчен, без ни әйтә алыйк та, нәрсә аңлата алыйк?! – диде Яһүдә. – Аллаһы синең колларыңда гаеп тапты. Инде менә капчыгында касә табылган кардәшебез дә, аның белән бергә без дә – һәммәбез синең колларың булабыз.
17Ләкин Йосыф:
– Юк, мин андый эшкә бармаячакмын, – диде. – Капчыгында касә табылган кеше миндә кол булып калыр, ә калганнарыгыз исән-имин килеш атагыз янына кайтып китәрсез.
18Яһүдә, Йосыфка таба якынрак килеп:
– Әфәндем, колыңа сүз әйтергә рөхсәт ит! – диде. – Сүзем өчен колыңа ачуың кабармасын, чөнки син үзең дә фиргавендәй кешесең. 19Син әфәндем теге чакны без колларыңнан: «Атагыз яки тагын берәр кардәшегез бармы?» – дип сорадың. 20Син әфәндегә без сөйләп бирдек: «Карт атабыз белән аның картлык көнендә туган тагын бер углы – безнең иң кече энебез бар, – дидек. – Кече энебезнең бер анадан туган абыйсы да бар иде, тик ул үлде дә, кече энебез берүзе калды. Атабыз аны бик тә ярата», – дидек. 21Син исә без колларыңа әйттең: «Аны минем янга алып килегез, үз күзләрем белән күрим», – дидең. 22Без син әфәндебезгә: «Энебез карт атасын калдырып китә алмый, калдырып китсә, атабыз үләчәк», – дидек. 23Ләкин син без колларыңа әйттең: «Әгәр кече энегезне үзегез белән алып килмәсәгез, ул чакны минем хозурымда бүтән күренмәгез», – дидең. 24Колың атабыз янына кайткач, без син әфәндебезнең сүзләрен аңа сөйләп бирдек. 25Шуннан атабыз әйтте: «Тагын анда барып, бераз икмәк сатып алып кайтыгыз», – диде. 26Без әйттек: «Безгә анда болай гына барырга ярамый, – дидек. – Безнең белән кече энебез дә барса, ул чакны мөмкин, – дидек. – Чөнки кече энебездән башка без ул кешенең күзенә күренә алмыйбыз», – дидек. 27Шуннан соң синең колың, ягъни минем атам әйтте: «Сез беләсез, – диде, – хатыным Рахилә миңа ике угыл табып бирде. 28Берсе янымнан китеп югалды, берәр ерткыч хайван ботарлады булса кирәк, бүгенгә кадәр аны күрергә насыйп булмады. 29Инде монысын да күз алдымнан алып китеп, бәхетсезлеккә дучар итсәгез, сез минем кайгылы чал башымны гүргә илтеп тыгачаксыз», – диде. 30Хәзер синең колың, безнең атабыз янына әйләнеп кайтып, яныбызда кече энебез булмаса, кече углының җаны белән үз җанын бер күреп яшәгән 31атабыз, төпчек углының юклыгын абайлап, шундук егылып үләчәк, һәм без шулай итеп атабызның кайгылы чал башын гүргә илтеп тыккан булабыз. 32Мин, синең колың, кече энемне исән-имин сакларга атам каршында үз өстемә җаваплылык алдым, атама: «Әгәр аны сиңа кире алып кайтмасам, мин гомерем буе синең алда гаепле булырмын», – дидем. 33Шуңа күрә мин, синең колың, үтенәмен: энем урынына кол итеп монда мине калдыр, ә ул үзенең абыйлары белән берлектә атабыз янына кайтсын. 34Юкса энемнән башка миңа атам янына ничек кайтмак кирәк?! Аның афәтле язмышын күрер өченме?

Currently Selected:

Яратылыш 44: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy