YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 4

4
Кабил һәм Һабил
1Адәм үзенең хатыны Һава белән якынлык кылды. Һава, йөккә узып, Кабилне#4:1 Кабил (яһүдчә: Каин) – «кабул итү» мәгънәсендәге фигыльдән ясалган исем. тудырды.
– Раббының мәрхәмәте белән бер ир заты кабул иттем, – диде.
2Тагы да соңрак Кабилнең энесе Һабилне тудырды. Һабил – сарыклар көтүче, Кабил исә игенче булды. 3Берникадәр вакыт узгач, Кабил җир җимешләре уңышыннан Раббыга бүләк китерде. 4Һабил дә үз көтүендә беренче булып туган мал-туар үрчеменнән берничәсен һәм куй мае алып килде. Раббы Һабилне һәм аның бүләген кабул итте, 5Кабилне һәм аның бүләген исә кире какты. Кабил бик нык рәнҗеде, ачуыннан башын түбән иде. 6Раббы Кабилдән:
– Нигә шулай рәнҗисең? Ни өчен башыңны түбән идең? – дип сорады. – 7Яхшылык кылгач, башны түбән ияргә димени?! Яхшылык кылмыйсың икән, гөнаһ ишек төбендә посып торыр, сине сагалар. Ә син аңардан өстен бул!
8Энесе Һабилгә Кабил:
– Әйдә, кырга чыгабыз! – диде.
Кырда чакта Кабил, энесе Һабилгә һөҗүм итеп, аны үтерде.
9Раббы Кабилдән:
– Энең Һабил кайда? – дип сорады.
Кабил:
– Белмимен, энемнең җан сакчысы түгел ич мин! – дип җаваплады.
10Раббы:
– Син ни кылдың? – диде. – Туфрактан кардәшеңнең кан ыңгырашуы Миңа ишетелеп тора. 11Инде син кардәшеңнең түккән канын эчәргә авызын ачкан туфракның каргышын алдың. 12Эшкәртә торган туфрагың моннан соң сиңа көч-куәтен бирмәс; җир йөзендә син гомерең буе сөрелеп һәм качак булып яшәрсең.
13Кабил Раббыга:
– Җәзам көчем җитмәс дәрәҗәдә авыр җәзадыр, – диде. – 14Бүген мине туган җиремнән сөрәсең. Синең хозурыңнан югалып, мин горбәттә#4:14 Горбәт – иленнән аерылып, чит-ят җирдә булучылык. качак булып яшәргә мәҗбүр. Юлымда очраган теләсә кем мине үтерә алачак.
15Раббы әйтте:
– Кем дә кем Кабилне үтерсә, аңардан җиделәтә артык үч алыныр, – диде.
Шулай дип, Кабилне беркем дә күреп үтермәсен өчен, Раббы аны кисәтүле галәмәт белән тамгалады.
16Кабил, Раббысы хозурыннан аерылып, Гадән бакчасының көн чыгышы тарафындагы Нод#4:16 Нод – яһүдчә «горбәт», «сөргенлек» мәгънәсендә. төбәгенә барып җирләште.
17Кабил үзенең хатыны белән якынлык кылды, хатыны йөккә узды һәм углы Ханохны тудырды. Кабил, ул арада бер шәһәр салдырып, аны углы хөрмәтенә Ханох дип атады.
18Ханохтан Ирад булды. Ирадтан Мәһүәил, Мәһүәилдән Мәтушаил, Мәтушаилдән Ләмех булды. 19Ләмех ике хатын алды. Бер хатынының исеме – Ада, икенчесенеке Силла иде. 20Ада Явалны тудырды. Явал, көтү көтеп, чатырда яшәүчеләрнең нәсел атасы булды. 21Явалның бертуган кардәше Ювал исемле иде. Ювал саз һәм курайда уйнаучыларның атасы булды. 22Силла Түбәл-Кабилне тудырды. Түбәл-Кабил бакыр һәм тимердән кораллар коеп ясау остасы иде. Түбәл-Кабилнең Нагама исемле кыз кардәше дә бар иде.
23Ләмех үзенең хатыннарына болай диде:
«Әй Ада һәм Силла, мине тыңлагыз!
Әй Ләмех хатыннары, сүзләремә колак салыгыз!
Мине берәр адәм яраласа – үтерәм!
Берәр егет мине рәнҗетсә – үтерәм!
24Кабил өчен җиделәтә артык үч алынасы булса,
Ләмех өчен җитмеш җиделәтә артык үч алыначак!»
25Адәм янә хатыны белән якынлык кылды. Һава бер угыл тудырды.
– Кабил тарафыннан үтерелгән Һабил урынына Аллаһы миңа икенче бер угыл багышлады, – дип, Һава бу углына Шет#4:25 Шет – яһүдчә «багышлау», «бүләк итү» мәгънәсендә. дип исем бирде.
26Шетның бер углы булды, Шет аңа Энош#4:26 Энош – яһүдчә «адәм», «кеше» мәгънәсендә. дип исем куйды.
Шул заманнардан адәм балалары үзләренең догаларын Раббы исеменә багышлый башладылар.

Currently Selected:

Яратылыш 4: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy