YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 38

38
Яһүдә һәм Тамар
1Шул заманнарда Яһүдә, кардәш-туганнарыннан аерылып, Хира исемле адуллами бер адәмнең җирләренә якын урында яши башлады. 2Анда ул кәнгани бер кыз белән очрашты. Кызның атасы Шуа исемле иде. Яһүдә, шул кызга өйләнеп, янына кияү булып керде. 3Хатыны, йөккә узып, бер угыл тапты. Яһүдә аңа Эр дип исем кушты. 4Хатын янә йөккә узды һәм тагын бер ир бала тапты. Исемен Онан дип куйды. 5Тагын бер угыл табып, анысын Шела дип атады. Шела туган вакытта, Яһүдә Кәзиб төбәгендә иде. 6Яһүдә өлкән углы Эрны Тамар исемле бер кызга өйләндерде. 7Әмма Яһүдәнең бу өлкән углы Раббы каршында яман кеше иде. Шуңа күрә Раббы аны үлемгә дучар итте. 8Яһүдә Онанга:
– Абыеңның тол хатынын үзеңә ал, – диде. – Каене буларак абыеңның токымын дәвам итү – синең бурыч.
9Әмма туар балаларның үзенә насыйп булмаячагын Онан белә иде. Шуңа күрә ул, абыйсы файдасына мәниен бирмәс өчен, аның тол хатыны янына йокларга кергәндә, һәр юлы бушанып – мәниен җиргә түгеп керә иде. 10Онанның бу эше Раббы каршында яманлык иде, шунлыктан Раббы Онанны да үлемгә дучар итте.
11Яһүдә үзенең килене Тамарга:
– Углым Шела үсеп җиткәнгә кадәр, син атаң өенә кайтып тор, шунда тол хатын булып яшә, – диде.
Абыйлары кебек, Шела да үлеп китмәгәе дип курка иде Яһүдә. Шулай итеп, Тамар, атасы өенә кайтып, шунда яши башлады.
12Шактый күп заманнар узгач, Шуаның кызы, Яһүдәнең хатыны, вафат булды. Матәм йолалары беткәннән соң, Яһүдә үзенең адуллами дусты Хира белән берлектә Тимна утлавындагы сарыкларының йонын кыркучылар янына китте. 13Тамарга исә:
– Кайнатаң сарык йоны кыркучылар янына Тимнага килә, – дип, алдан әйтеп куйдылар.
14Тамар, өстендәге толлар киемен салып, бөркәнчегенә бөркәнде дә, йөзен-битен каплап, Тимна юлы өстендәге Энаим капкасы янына барып утырды. Шела үсеп балигъ яшькә җитсә дә, Тамар үзен аңа хатынлыкка бирергә җыенмаганлыкларын күреп тора иде. 15Яһүдә, аны күргәч, фахишә хатындыр, дип уйлады. Чөнки хатынның йөзе-бите капланган иде. 16Яһүдә, адымнарын хатынга таба юнәлтеп, аның үз килене икәнен һич абайламыйча:
– Мин синең белән йокларга телим, – диде.
Хатын:
– Синең белән йокласам, миңа нәрсә бирәсең? – дип сорады.
17Яһүдә:
– Көтүемнән үзеңә бер кәҗә бәтие җибәрермен, – диде.
Хатын:
– Кәҗә бәтие килгәнгә кадәр, рәһен#38:17 Рәһен – закладка калдырылган әйбер. итеп миңа нәрсә калдырасың? – диде.
18– Рәһен итеп нәрсә калдырыйм соң? – дип сорады Яһүдә.
Хатын:
– Каешы белән бергә мөһереңне һәм кул таягыңны калдыр, – диде.
Яһүдә, сораган нәрсәләрне биреп, хатын янында йоклап чыкты. Хатын аңардан йөккә узды. 19Аерылып киткәч, бөркәнчеген салды һәм үзенең әүвәлге толлар киеменә киенде. 20Яһүдә исә, кәҗә бәтиен тапшыру һәм рәһен итеп биргән әйберләрен кире кайтарып алу өчен, хатын янына үзенең адуллами дустын җибәрде. Әмма дусты хатынны таба алмады. 21Шул тирәдә яшәгән кешеләрдән ул:
– Энаим капкасы янындагы юл буенда утырган фахишә хатын хәзер кайда икән? – дип сорады.
Ләкин аңа:
– Монда бернинди фахишә хатынның булганы юк, – дип җавап бирделәр.
22Адуллами дусты, Яһүдә янына кайтып:
– Хатынны таба алмадым. Анда яшәүче кешеләр дә, монда андый хатынның булганы юк, дип җавап бирделәр, – диде.
23Яһүдә:
– Ярар, әйберләр үзенә булсын, тик безне кеше алдында көлкегә генә калдырмасын, – диде. – Мин, менә, аңа дип кәҗә бәтие җибәрдем, ә син хатынны таба алмагансың.
24Бер өч айлап вакыт узганнан соң, Яһүдәгә хәбәр китерделәр:
– Киленең Тамар фахишәлеккә бирелгән, зинадан бала табарга җыена! – диделәр.
Яһүдә:
– Аны, мәйданга чыгарып, утта яндырсыннар! – дип әмер бирде.
25Әмма мәйданга алып чыкканда, Тамар:
– Мин бу әйберләрнең хуҗасыннан йөккә уздым, – дип, кеше аша кайнатасына хәбәр ирештерде. – Бу мөһер белән каеш, бу кул таягы кемнеке икән, әйтсен? – диде.
26Яһүдә, үз әйберләрен танып:
– Киленем миннән хаклырак, чөнки мин аны углым Шелага хатынлыкка бирмәдем, – диде.
Шуннан соң ул Тамар белән бүтән якынлык кылмады. 27Бала тудыру вакыты җиткәч, Тамарның карынында игезәк бала булуы аңлашылды. 28Тудырганда, иң әүвәл игезәкләрнең берсе кулын тышка чыгарды. Кендек әбисе шундук баланың кул беләзегенә кызыл җеп бәйләп куйды да:
– Әүвәл туганы шушысы булыр, – диде.
29Әмма бала кулын кире эчкә тартып алды, һәм дөньяга беренче булып игезәкнең икенчесе туды. Кендек әбисе:
– Көч белән үзеңә юл ярып чыктыңмы?! – дип әйтеп куйды.
Шуңа күрә бу балага Перес#38:29 Перес – яһүдчә «юл яручы» мәгънәсендә. дигән исем куштылар. 30Аннан соң игезәкнең кулына кызыл җеп бәйләгәне туды. Анысына Зерах#38:30 Зерах – яһүдчә «кызыл», «алсу таң нуры» мәгънәсендә. дип исем куштылар.

Currently Selected:

Яратылыш 38: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy