YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 37

37
1Ягъкуб шулай атасы Исхак гомер кичергән Кәнган җирләрендә яши иде.
2Ягъкубның яшәү рәвеше болайдыр.
Йосыфның төшләре
Унҗиде яшьлек углы Йосыф атасының хатыннары Билһа һәм Зилпәдән туган агалары белән берлектә көтү көтә һәм агаларының кырын эшләре турында аталары Исраилгә хәбәрләр җиткереп тора иде. 3Исраил Йосыфны бүтән барлык угылларыннан артыграк ярата, чөнки Йосыф аның картлык көнендә туган баласы иде. Ул аңа төрле төстәге тукымадан затлы кием ясаткан иде. 4Аталарының Йосыфны үзләренә караганда артыграк яратуын күргәч, Исраилнең өлкән угыллары Йосыфка нәфрәт белән карый башладылар, хәтта аның белән дустанә сөйләшмәс булдылар.
5Бервакыт Йосыф төш күрде һәм төшен агаларына сөйләде. Шуннан соң агаларының нәфрәтләре тагы да көчәйде. 6Йосыф әйтте аларга:
– Тыңлагыз, мин сезгә күргән төшемне сөйлим, – диде. – 7Имеш, без барыбыз да кырда көлтә бәйлибез икән. Шулчак мин бәйләгән көлтә җир өстенә туп-туры калкып утырды, ә сез бәйләгән көлтәләр, минем көлтәне уратып алып, аның алдында сәҗдә кылдылар.
8Агалары Йосыфка:
– Син безнең өстән хаким булмакчы, безне үзеңә буйсындырмакчымы?! – дип ризасызлык белдерделәр.
Күргән төше, сөйләгән сүзләре өчен Йосыфны тагы да ныграк күрәлмый башладылар. 9Йосыф, тагын бер төш күреп, аны да агаларына һәм атасына сөйләде:
– Менә, мин тагын бер төш күрдем, – диде. – Имеш, кояш, ай һәм унбер йолдыз, сәҗдә кылып, миңа баш иделәр.
10Төшен атасына һәм агаларына сөйләгәч, атасы ачуланып әйтте:
– Нәрсәне аңлата синең күргән бу төшең? Мин, анаң һәм агаларың синең алдыңа килеп баш ияргә тиешләр дисеңмени?! – диде.
11Агаларының Йосыфтан зарланулары арта бара иде. Аталары исә боларның барысын күңеленә салып куйды.
Йосыфның кол итеп сатылуы
12Беркөнне Йосыфның агалары аталарының көтүен көтәргә Шәкемгә киттеләр. 13Исраил Йосыфка:
– Агаларың Шәкемгә көтү карарга киткәннәр иде, – диде. – Син дә алар янына барып кайт.
Йосыф:
– Ярый, – дип җавап бирде.
14– Баргач, белеш: агаларың авырмыйлармы, хайваннар исән-иминме? Шул хакта миңа хәбәр алып кайт, – диде Ягъкуб һәм Йосыфны Хебрун үзәнлегеннән юлга күндерде.
Йосыф Шәкемгә килде. 15Кырда агаларын эзләп йөргәндә, аңа бер адәм очрап:
– Син нәрсә эзлисең? – дип сорады.
16Йосыф:
– Агаларымны эзлим, – дип җавап бирде. – Әйтче: көтүне алар кайда көтәләр икән?
17Әлеге адәм:
– Алар моннан китеп бардылар, – дип җаваплады. – Мин аларның «Дотанга китәбез» дигән сүзләрен ишетеп калдым.
Йосыф, янә юлга чыгып, агаларын Дотанда эзләп тапты. 18Йосыфның якынлашып килүен ерактан ук күреп алгач, агалары, аны үтерү өчен, үзара киңәш-табыш итә башладылар. 19Бер-берләренә:
– Әнә төш хастасы килә, – диештеләр. – 20Үтерик тә мәетен берәр чокырга илтеп ташлыйк. Әйтербез, аны ерткыч хайван ашады, диярбез. Шуннан күрербез: күргән төшләреннән нәрсә килеп чыгар икән, – диделәр.
21Рубин, бу сүзләрне ишетеп:
– Юк, җанына тимибез! – дип, Йосыфны кардәшләренең кара ниятләреннән йолып калырга тырышты.
22– Кан коймагыз! – диде ул. – Аны чүлдәге берәр чокырга ташлап калдырыгыз, әмма үзенә кул тидермәгез.
Рубиннең теләге – Йосыфны кардәшләре кулыннан коткарып калу, аны исән-имин хәлдә атасына кайтарып тапшыру иде.
23Яннарына Йосыф килеп җитүгә, агалары аның өстенә кигән төсле-чуар киемен салдырып алдылар да, 24култыгыннан тотып, сусыз-коры бер коега төртеп төшерделәр. 25Шуннан соң үзләре ашарга дип утырдылар. Шулчак Гилыгад тарафыннан бер кәрван якынлашып килгәне күренде. Дөяләренә агач сагызы, бәлзәм һәм ладан төяп, Мисырга баручы исмәгыйлиләр кәрваны иде бу. 26Кардәшләренә Яһүдә болай диде:
– Энекәшебезне үтереп, аның канын яшереп калудан безгә ни файда?! 27Без аны кәрванчы исмәгыйлиләргә сатып җибәрик, җанына кул сузмыйк. Ул бит безнең энекәшебез, кан кардәшебез.
Бүтәннәр Яһүдәнең бу сүзләренә риза булдылар. 28Мидьян сәүдәгәрләре якынлашкач, Йосыфны коедан чыгарып, егерме көмеш бәһасенә энеләрен Мисырга баручы исмәгыйлиләргә сатып җибәрделәр.
29Рубин чокыр янына кабат килеп басты, карый – чокырда Йосыф юк, һәм ул өстен-башын ертып өзгәләнергә тотынды. 30Аннары, кардәшләре янына килеп:
– Энебез чокырда юк! Инде мин нишлим? Кая барыйм? – диде.
31-32Шуннан соң алар, көтүдән бер кәҗә тәкәсе тотып, аны суеп, канына Йосыфның парча киемен манчыдылар да «Без менә нәрсә таптык. Кара әле, бу синең углыңның киеме түгелме икән? Әллә юкмы?» дигән сүзләр белән бергә канга манчылган шул киемне аталарына күндерделәр.
33Ягъкуб, киемне танып:
– Бу – минем углымның киеме, – диде. – Йосыфымны ерткыч хайван ботарлаган булса кирәк!
34Ягъкуб хәсрәттән өстен-башын ертты, ертык-портыкка төренеп, углы өчен озак көннәр кан-яшь түкте. 35Барлык угыллары, кызлары, җыелып, аны юатырга тырышсалар да, ул тынычланырга теләмәде:
– Углым янына, үлеләр аймагына хәсрәтем белән бергә китәчәкмен, – дип, углы өчен күз яше коюдан туктамады.
36Йосыфны исә Мидьян сәүдәгәрләре, Мисырга алып килеп, фиргавеннең сарай хезмәтчесенә – җансакчылар башлыгы Потифарга коллыкка саттылар.

Currently Selected:

Яратылыш 37: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy