YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 36

36
Эсауның нәсел шәҗәрәсе
1Эсауның, ягъни Эдомның нәсел шәҗәрәсе болайдыр. 2Эсау үзенә Кәнган җире кызларыннан хитти Элонның кызы Аданы, хивви Сибгоннан туган Анаһ кызы Оһолибаманы һәм 3Исмәгыйльнең кызы – Нәбаютның кыз кардәше Басематны хатын итеп алган иде.
4Ада Эсауга Элифазны тудырды, Басемат – Регуилне, 5Оһолибама – Игушны, Ягълам һәм Корахны тудырды. Эсауның Кәнган җирендә туган угыллары шулардыр.
6Эсау үзенең хатыннарын, угылларын, кызларын, өендәге бөтен адәмнәрне, терлек көтүләрен, Кәнган илендә туплаган бар мал-мөлкәтен алды да, кардәше Ягъкубтан аерылып, башка бер төбәккә күчеп китте. 7Аларның икесенең дә мал-мөлкәте шулкадәр зур иде ки, мондагы җәйләүләрдә көтү-көтү маллары өчен инде урын җитми, шуңа күрә алар берничек тә бергә сыешып яши алмыйлар иде.
8Эсау (ягъни Эдом) Сәгыйрь тавы буендагы җирләргә барып төпләнде.
9Сәгыйрь тавы буенда җирләшкән эдомиләрнең нәсел атасы булган Эсауның шәҗәрәсе түбәндәгечә.
10Эсау угылларының исемнәре: Эсауның хатыны Ададан туган углы Элифаз, Эсауның хатыны Басематтан туган углы Регуил.
11Элифазның угыллары: Теман, Омар, Сефо, Гәтәм һәм Кыназ. 12Тимна – Эсау углы Элифазның җариясе иде. Тимна Элифазга Амалыкны тудырды. Болар – Эсау хатыны Аданың оныкларыдыр.
13Регуилнең угыллары: Нахат, Зерах, Шамма һәм Мизза. Болар – Эсау хатыны Басематның оныкларыдыр.
14Сибгоннан туган Анаһ кызы Оһолибама Эсауга табып биргән угылларның исемнәре: Игуш, Ягълам һәм Корах.
15Эсау угылларының ыругбашлары: Эсауның өлкән углы Элифаз угылларыннан туган Теман, Омар, Сефо, Кыназ, 16Корах, Гәтәм, Амалык. Болар – Эдом илендә Элифаз нәселеннән туган ыругбашлары, Эсау хатыны Аданың оныкларыдыр.
17Эсау углы Регуилдән туган ыругбашлары: Нахат, Зерах, Шамма, Мизза. Болар – Эдом илендә Регуил нәселеннән чыккан ыругбашлары, Эсау хатыны Басематның оныкларыдыр.
18Эсау хатыны Оһолибама тудырган ыругбашлары: Игуш, Ягълам һәм Корах. Болар – Эсауның хатыныннан, Анаһ кызы Оһолибамадан туган ыругбашлары.
19Боларның һәммәсе – Эсау (ягъни Эдом) угыллары һәм алар нәселеннән чыккан ыругбашларыдыр.
20Шул ук җирләрдә яшәгән хори Сәгыйрьнең угыллары: Лотан, Шобал, Сибгон, Анаһ, 21Дишон, Эсер һәм Дишан. Болар – Эдом җирләрендә хориләрнең ыругбашлары булган Сәгыйрь угылларыдыр.
22Лотанның угыллары: Хори һәм Һемам. Тимна – Лотанның кыз кардәше иде.
23Шобалның угыллары: Алван, Манахат, Эвал, Шефу һәм Онам.
24Сибгонның угыллары: Аяһ һәм Анаһ. Атасы Сибгонның ишәкләрен көтүдә йөрткәндә, чүлдә кайнар су чыганаклары тапкан Анаһ шушы буладыр.
25Анаһның балалары: углы Дишон һәм кызы Оһолибама.
26Дишонның угыллары: Хемдан, Эшбан, Итран һәм Керан.
27Эсерның угыллары: Билһан, Загаван һәм Акан.
28Дишанның угыллары: Утс һәм Аран.
29Хориләрдән чыккан ыругбашлары шулар: Лотан, Шобал, Сибгон, Анаһ, 30Дишон, Эсер һәм Дишан. Болар – Сәгыйрь җирләрендә яшәгән хориләрнең ыругбашларыдыр.
31Исраил патшалары хакимлегенә кадәр Эдом җирләрендә хөкем сөргән патшалар: 32Бигур углы Бела Эдом илендә патша булып торды. Аның баш шәһәре Динһаба дип атала иде. 33Бела үлгәч, Босра шәһәреннән Зерах углы Йовав патша булды. 34Йовав үлгәч, Теман иленнән Хушам патша булды. 35Хушам үлгәч, Бедад углы Һадад патша булды (Мәаб кырларында мидьяниләрне ул тар-мар итте). Шәһәренең исеме Авит иде. 36Һадад үлгәч, Масрыкадан Самла патша булды. 37Самла үлгәч, елга буендагы Рехоботтан Шаул патша булды. 38Шаул үлгәч, Ахбор углы Багал-Ханан патша булды. 39Ахбор углы Багал-Ханан үлгәч, Һадар патша булды. Шәһәренең исеме Пагу иде. Һадарның хатыны – Ме-Заһабның кыз оныгы, Матредның кызы – Меһетабел исемле иде.
40Эсау нәселеннән чыккан һәм исемнәре белән кабиләләре, яшәгән җирләре аталган ыругбашлары болардыр: Тимна, Алва, Ятет, 41Оһолибама, Элаһ, Пинон, 42Кыназ, Теман, Мибсар, 43Мәгдиел һәм Ирам. Яшәгән җирләренә, биләмәләренә үзләренең исемнәрен биргән Эдом ыругбашлары менә шулардыр.
Эдомиләрнең нәселбашы исә Эсаудыр.

Currently Selected:

Яратылыш 36: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy