YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 35

35
Ягъкубның Бәйт-Элгә кайтуы
1Аллаһы Ягъкубка әйтте:
– Кузгал! Бәйт-Элгә китеп, шунда яшә! Туган кардәшең Эсаудан качып киткән чагында синең алда пәйда булган Аллаһы хөрмәтенә шунда мәзбәх яса! – диде.
2Ягъкуб, бөтен өй җәмәгатенә һәм янында булган барлык адәмнәргә мөрәҗәгать итеп:
– Чит-ят илаһларыгызны ташлагыз! – диде. – Чистарынып, өс киемнәрегезне алыштырыгыз. 3Без кузгалабыз, Бәйт-Элгә китәбез. Бәлагә төшкән көннәремдә ярдәменнән калдырмаган һәм йөрер юлларымда һәрчак минем белән бергә булган Аллаһы хөрмәтенә Бәйт-Элдә мин мәзбәх корачакмын, – диде.
4Шуннан соң һәркайсы кулларында булган барлык чит-ят илаһларын, колак алкаларын Ягъкубка тапшырды. Ягъкуб исә аларны, Шәкем янындагы бер имән төбенә күмеп, күздән юк итте.
5Шулай итеп, алар юлга кузгалдылар. Бөтен тирә-яктагы шәһәрләрнең халкын Аллаһыдан курку биләп алган иде, шул сәбәпле Ягъкуб угылларын эзәрлекләүче булмады.
6Ягъкуб үзенең бөтен адәмнәре белән берлектә Кәнган җирендәге Луз шәһәренә, ягъни Бәйт-Элгә килде. 7Анда мәзбәх корып, бу урынга Эл-Бәйт-Эл#35:7 Эл-Бәйт-Эл – яһүдчә «Бәйт-Эл Алласы» мәгънәсендә. дип исем кушты, чөнки туган кардәшеннән качып барган чагында, Аллаһы аңа нәкъ менә шушы урында күренгән иде.
8Рәбиканың сөт анасы Дебора вафат булгач, аны Бәйт-Элдән түбәндәрәк бер имән агачы төбенә күмделәр. Шул уңайдан бу агачка Аллон-Бахут#35:8 Аллон-Бахут – яһүдчә «Елашу имәне», «Матәм имәне» мәгънәсендә. дигән исем бирелде.
9Ягъкуб Паддан-Арамнан кайтканнан соң, Аллаһы, аның алдында янә бер күренеп, аңа мөбарәк фатихасын ирештерде, 10әйтте:
– Моңарчы сине Ягъкуб дип атап йөрделәр, әмма бүгеннән синең исемең Исраил булыр, – диде.
Шулай итеп, Аллаһы Ягъкубка Исраил дигән исем кушты. 11Аллаһы тагын болай диде:
– Мин – Кадир Алламын! Үрчемле бул һәм ишәй! Мин синнән зур халык һәм тагын күп халыклар тудырачакмын – син күп патшаларның нәсел атасы булачаксың. 12Мин Ибраһим белән Исхакка биргән җирләрнең һәммәсен сиңа һәм синнән соңгы нәсел варисларыңа бирәчәкмен.
13Шулай дип, Аллаһы Ягъкуб белән сөйләшеп торган урыннан күккә ашты. 14Ягъкуб исә Аллаһының сүзләрен ишеткән бу урынга таштан бер һәйкәл куйды һәм аның өстенә шәраб белән зәйтүн мае койды. 15Ягъкуб Аллаһы аның белән сөйләшкән бу урынга Бәйт-Эл дип исем кушты.
Беньяминнең тууы. Рахиләнең вафаты
16Аннары алар, Бәйт-Элдән күчеп, ары киттеләр. Эфрата җиренә җитәрәк, юлда Рахиләнең тулгагы башланды. Баланы ул бик авыр тапты. 17Тулгак газабын кичергәндә, кендек әбисе аңа әйтте:
– Курыкма, тагын бер углың булыр, – диде.
18Әмма Рахилә инде үлем түшәгендә иде. Җаны чыгып барганда, ул үзенең дөньяга яңа килгән углына Бенони#35:18 Бенони – яһүдчә «сагышымның углы» мәгънәсендә. дип исем кушты. Ләкин атасы аның исемен Беньямингә#35:18 Беньямин – яһүдчә «уң кулның углы» («кояшлы-бәхетле угыл») яки «Көньяк углы» мәгънәсендә. алыштырды.
19Рахилә шулай вафат булып, аны Эфратага, ягъни Бәйт-Лехемгә бара торган юл буена җирләделәр. 20Ягъкуб Рахиләнең каберенә таш һәйкәл куйды, һәм ул һәйкәл ташы әле бүген дә шунда тора.
21Исраил бу урыннан янә күчте һәм Мигдал-Эдер аръягындагы җирләрдә чатыр корып яши башлады.
22Ул шунда яшәгән заманда, Исраилнең углы Рубин атасының җариясе Билһа белән якынлык кылды. Исраил бу хәлне ишетеп белде.
Ягъкубның угыллары
Ягъкубның унике углы бар иде.
23Лиядән туган угыллары: иң өлкәне Рубин, аннан соң Шимун, Леви, Яһүдә, Исәсхәр һәм Зәбулун.
24Рахиләдән туган угыллары: Йосыф белән Беньямин.
25Рахиләнең җариясе Билһадан туган угыллары: Дан белән Нәптали.
26Лиянең җариясе Зилпәдән туган угыллары: Гәд, Ашер.
Ягъкубның Паддан-Арамда чакта туган угыллары шулардыр.
27Ягъкуб кайчандыр үзенең бабасы Ибраһим һәм хәзер атасы Исхак яшәгән җирләргә – бүгенге көндә Хебрун дип йөртелгән Кыръят-Арба янындагы Мәмрегә, атасы Исхак янына әйләнеп кайтты.
28Исхак йөз дә сиксән ел яшәде. 29Картаеп, тормышта барысын татып-кичереп, ул соңгы сулышын алды, җан тәслим кылып, үзенең ата-бабалары белән кушылды. Угыллары Эсау белән Ягъкуб аны дәфен кылдылар.

Currently Selected:

Яратылыш 35: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy