YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 29

29
Ягъкубның Паддан-Арамга Лабан янына килүе
1Ягъкуб, бу урыннан кузгалып, Шәрык угыллары яшәгән җирләргә таба юлын дәвам иттерде. 2Юлында аңа кырда бер кое очрады. Кое әйләнәли өч урында сарык көтүен күрде. Бу кое терлек сугару чыганагы булып, кое авызы зур бер таш белән томалап куелган иде. 3Көтүләр кое янына тәмам җыелып беткәч, кое авызындагы ташны бер кырыйга этәреп, сарыкларны сугаралар; аннары, ташны янәдән үз урынына куеп, кое авызын томалыйлар иде.
4Ягъкуб көтүчеләрдән:
– Туганнарым! Сез кайдан? – дип сорады.
Көтүчеләр:
– Без Хараннан, – дип җавап бирделәр.
5Ягъкуб янә:
– Сез анда Нахор углы Лабанны беләсезме? – дип сорады.
Тегеләр:
– Беләбез, – дип җавап бирделәр.
6– Исән-имин яшиме? – диде Ягъкуб.
– Исән-имин, – диделәр көтүчеләр. – Әнә кызы Рахилә дә үзенең көтүе белән монда килә.
7Ягъкуб көтүчеләргә:
– Кичкә кадәр вакыт күп бит әле, көтүләрне туплауга җыярга иртәрәк. Сарыкларыгызны сугарыгыз да тагын утлатып килегез, – дип киңәш бирде.
8Көтүчеләр әйттеләр:
– Юк, барлык көтү бергә җыелып бетмичә торып, кое авызыннан ташны алырга ярамый, – диделәр. – Без, бөтен көтүләр җыелып беткәч кенә, сарыкларыбызны сугарабыз.
9Ягъкуб көтүчеләр белән сөйләшеп торган арада, Рахилә дә үзенең сарык көтүе белән килеп җитте. Ул атасы Лабанның сарыкларын көтә иде. 10Ягъкуб, әнисенә абый тиешле Лабанның кызын һәм Лабанның сарык көтүен күргәч, кое янына килде дә, аның авызыннан ташны кырыйга этәреп, абзасының сарыкларына су эчерде. 11Рахиләне үпкәндә, ул үкереп елады. 12Рахиләнең атасы Лабанга ул үзенең туган тиешлеген, Рәбиканың углы булуын аңлатты. Рахилә исә, өенә йөгереп кайтып, боларны атасына сөйләде. 13Лабан, сеңелесе Рәбиканың углы Ягъкуб килүен ишеткәч, тиз генә өйдән чыгып, кунакны каршыларга китте, аны кочагына алып үпте, өенә алып кайтты. Ягъкуб Лабанга бөтен булган хәлләрне сөйләп бирде. 14Лабан исә аңа:
– Хактыр, син чыннан да минем сөягем, минем тән кардәшем икәнсең, – диде.
Ягъкубның Лабан кызларына өйләнүе
Ягъкуб Лабанның өендә бер ай торды. 15Лабан Ягъкубка болай диде:
– Кардәшем булгач, син миңа бушка хезмәт итәргә тиешмени?! Әйт, әҗеренә нәрсә бирим?
16Лабанның ике кызы бар иде: олысы Лия исемле, кечесе Рахилә исемле. 17Лиянең күзләре кылыйрак#29:17 …кылыйрак… – Яһүд телендә әлеге сүз «мөлаем-матур» дигәнне дә аңлатырга мөмкин. , ә Рахилә төскә-биткә чибәр, зифа буйлы кыз иде. 18Ягъкуб Рахиләгә гашыйк булган иде, шунлыктан ул Лабанга:
– Кече кызың өчен мин сиңа җиде ел хезмәт итәрмен, – дип җавап бирде.
19Лабан әйтте:
– Аны сиңа бирмәк ниндидер башка берәүгә бирүдән яхшырак, – диде. – Миндә кал!
20Шулай итеп, Ягъкуб Рахилә өчен җиде ел хезмәт итте. Рахиләгә гашыйк булганлыктан, бу җиде ел аңа берничә көн кебек кенә тоелды. 21Ягъкуб Лабанга әйтте:
– Минем хезмәт көннәрем тулды, инде хатынымны бир, аның янына керергә рөхсәт ит, – диде.
22Лабан, бөтен төбәк халкын җыеп, туй ясады. 23Шулай булды ки, Лабан кичен кияү катына кызы Лияне кертте, һәм Ягъкуб аның белән якынлык кылды. 24Лабан Зилпә исемле хезмәтчесен Лиягә асрау кыз итеп биргән иде. 25Иртәгесен Ягъкуб күрә: янында Лия ята. Шуннан соң ул Лабанга әйтте:
– Синең бу эшеңне ничек аңларга? – диде. – Рахилә өчен хезмәт иттем түгелме мин сиңа?! Ни өчен мине алдадың?
26Лабан җавап биреп әйтте:
– Безнең илдә кече кызны олысыннан алда кияүгә бирү гадәте юк, – диде. – 27Менә бу бер атнаны тәмамла да, аннан Рахиләне дә сиңа бирербез, тик аның өчен син миңа тагын җиде ел хезмәт итәрсең.
28Ягъкуб күнде: Лия янында бер атна уздырды. Шуннан соң Лабан аңа Рахиләне дә хатынлыкка бирде. 29Хезмәтчесе Билһаны исә Лабан Рахиләгә асрау кыз итеп бирде. 30Шулай итеп, Ягъкуб Рахилә янына да кияү булып керде, аны Лиягә караганда күбрәк яратты, аның өчен янә җиде ел Лабанга хезмәт итте.
Ягъкубның Лиядән туган угыллары
31Раббы, Лиянең ир тарафыннан сөелмәвен күреп, аңа бала анасы булу бәхетен бирде. Рахилә исә бала тапмый, кысыр иде. 32Лия, йөккә узып, бер угыл тудырды. Аңа Рубин#29:32 Рубин – яһүдчә «күрегез менә – угыл!» мәгънәсендә. дип исем кушты. Әйтте: «Раббы, бәхетсезлегемне күреп, миңа игелек күрсәтте. Инде ирем мине дә сөя башлар», – диде. 33Янәдән йөккә узып, ул тагын бер угыл тудырды һәм: «Раббы, иремнән сөелмәвемне ишетеп, миңа угылның икенчесен дә бирде», – дип, бу углына Шимун#29:33 Шимун – яһүдчә «ишетүче» мәгънәсендә. исемен кушты. 34Өченче тапкыр йөккә калып, тагын угыл тапкач: «Хәзер ирем инде миңа ябышып ятачак, чөнки мин аңа өч угыл тудырып бирдем», – диде, һәм аның бу углына Леви#29:34 Леви – яһүдчә «ябышкак», «багланучы» мәгънәсендә. дип исем кушылды. 35Лия тагын йөккә узды, дүртенче углын тапты һәм: «Бу юлы инде Раббымны данлыйм», – дип, яңа туган углына Яһүдә#29:35 Яһүдә – яһүдчә «данлаучы», «рәхмәт белдерүче» мәгънәсендә. дип исем кушты.
Шуннан соң Лия бүтән бала тапмас булды.

Currently Selected:

Яратылыш 29: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy