YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 27

27
Ягъкубның Исхактан мөбарәк фатиха алуы
1Шулай булды ки, тәмам картаеп, күзләре күрмәс хәлгә җиткәч, Исхак өлкән углы Эсауны чакыртып алды да:
– Әй углым! – дип эндәште.
– Мин мондамын, – дип җавап бирде Эсау.
2Исхак:
– Менә, углым, мин бик картайдым инде, үләсе көнемне генә белмим, – диде. – 3Ау коралларыңны – садак#27:3 Садак – ук савыты. , җәя-укларыңны ал да, кырга чыгып, минем өчен берәр киек-кош атып кайт. 4Шуңардан мин яраткан берәр ризык әзерлә, аны миңа алып кил. Җаным теләгән шул ризыкны ашап, әҗәлем җиткәнче, сиңа мөбарәк фатихамны биреп калырмын.
5Углы Эсауга Исхак әйткән бу сүзләрне Рәбика ишетеп калган иде. Һәм Эсау кырга ауга дип чыгып китүгә, 6Рәбика үзенең углы Ягъкубка болай диде:
– Сөйләшкәннәрен ишетеп калдым, атаң синең карындашың Эсауга әйтте: 7«Ауга чыгып, берәр киек-кош атып кайт та миңа ризык пешереп китер, – диде. – Шуны ашагач, әҗәлем җиткәнче, Раббы каршысында мин сиңа мөбарәк фатихамны биреп калырмын», – диде. 8Инде хәзер, углым, мин кушканны тыңла: 9көтүгә барып, аннан миңа көр-симез ике кәҗә бәтие алып кайт, шулар итеннән мин атаңа аның яраткан ризыгын әзерләрмен. 10Ризыкны атаңа син алып керерсең. Ризыкны ашагач, ул, үзенең фатихасын биреп, үлеме алдыннан сине мөбарәк кылыр.
11Анасы Рәбикага Ягъкуб әйтте:
– Әмма минем карындашым Эсау – йонлач адәм, ә минем тәнем шоп-шома, төксез, – диде. – 12Әгәр атам мине кулы белән капшап караса? Аның алдында алдакчы булып фаш ителсәм? Ул чакны бит мин аның фатихасын түгел, ә ләгънәт-каргышын алачакмын.
13Анасы Ягъкубка:
– Сиңа төшкән ләгънәт-каргышны мин үз өстемә алырмын, углым, – диде. – Тик сүземне тыңла, мин кушканны алып кайт, бар.
14Ягъкуб, көтүдән кәҗә бәтиләре алып кайтып, анасына бирде. Ана кеше Ягъкуб атасының яраткан сый-ризыгын әзерләде. 15Аннары кече углы Ягъкубка өлкән углы Эсауның өйдә булган затлы киемнәрен кидерде. 16Аның төксез-шома муенына һәм шәрә беләкләренә кәҗә бәтие тиресе урады. 17Ахырда әзер сый-ризык белән икмәкне углы Ягъкубның кулына тоттырды. 18Ягъкуб үзенең атасы Исхак янына керде дә, каршысына басып:
– Әтием! – дип дәште.
Ата кеше:
– Әйе, мин монда, – диде. – Синме, углым? Син кем соң әле?
19– Бу мин, әүвәл туган углың Эсау, – дип җавап бирде Ягъкуб. – Менә, кушканыңны үтәдем. Әйдә, торып утыр, алып килгән сунар ите ризыгыннан авыз ит, аннан соң җаның теләгән фатихаңны бирерсең.
20Исхак:
– Син, углым, ничек әле болай бик тиз өлгердең? – дип сорады.
– Миңа синең Раббы Аллаң ярдәм итте, – диде Ягъкуб.
21Исхак Ягъкубка әйтте:
– Углым, кая, якынрак килче, – диде. – Капшап карыйсым килә, Эсаумы син, әллә түгелме, һич аңлый алмыйм, углым!
22Ягъкуб атасы каршына якын ук килеп басты. Исхак аны куллары белән капшап:
– Тавышы Ягъкубныкы, ә куллары менә, куллары Эсауныкы, – дип куйды.
23Ул аны танымады. Чөнки Ягъкубның куллары кардәше Эсауныкы кебек үк йонлач иде. Исхак аңа мөбарәк фатихасын әйтә башлап:
24– Син чынлап та углым Эсаумы? – дип янә сорады.
Ягъкуб:
– Әйе! – дип җавап бирде.
25Исхак әйтте:
– Кая, китер, углымның ау итеннән пешергән ризыгын ашыйм да, җаным теләгән мөбарәк фатихамны ишетерсең, – диде.
Ягъкуб аның алдына ризыкны китереп куйды, Исхак ашады; Ягъкуб шәраб китерде, Исхак шәрабны дә эчте.
26– Якынрак кил дә үп мине, углым, – диде Исхак.
27Ягъкуб, якынаеп, атасын үпте. Исхак, углының киеменнән аңкыган таныш исне иснәп, мөбарәк фатихасын бирде:
«Раббы мөбарәк кылган ялан-кыр иседәй,
хуш ис бөркелә минем углымнан.
28Аллаһы сиңа күкләр чыгы сугарган уңдырышлы тук туфракның
мул уңышлы икмәген һәм йөзем-шәрабын насыйп итсен.
29Халыклар сиңа коллык итсеннәр,
баш исеннәр сиңа кавемнәр,
кардәшләреңә бул син хуҗа-әфәнде,
анаң угыллары сиңа буй сонсын.
Сине ләгънәт иткән – ләгънәтле булсын!
Сине мөбарәк кылган – мөбарәк булсын!»
30Шулай булды ки, Ягъкуб, атасы Исхакның фатихасын алып, аның хозурыннан чыгып җитәр-җитмәс үк, өйгә аудан кайткан кардәше Эсау килеп керде. 31Эсау да ау итеннән атасына ризык-сый әзерләп килгән иде. Ул атасы Исхакка:
– Әти, тор әле, углың әзерләгән ризык-сыйдан авыз ит, аннары миңа җаның теләгән мөбарәк фатихаңны әйтерсең, – диде ул.
32Исхак аңардан:
– Син кем соң? – дип сорады.
Эсау әйтте:
– Бу мин, синең әүвәл туган углың Эсау, – диде.
33Исхакны бөек бер тетрәнү биләп алды.
– Алайса, әйт: сиңа кадәр монда килеп, ау итеннән пешергән ризык белән мине сыйлаган кеше кем иде соң? – дип сорады ул. – Мин бит, аның ризыгын ашап, аны мөбарәк кылдым. Ул бит инде минем фатихамны алган кеше!
34Эсау, атасы сүзләреннән тәмам йөрәге өзгәләнеп, ачынулы тавыш белән:
– Әтием! Мөбарәк фатихаңны миңа, миңа да бир! – дип, елап ук җибәрде.
35– Әмма сиңа дигән фатиханы, хәйлә юлы белән монда кереп, кардәшең алып китте, – дип каршы төште Исхак.
36Эсау әйтте:
– Аның исемен Ягъкуб дип юкка гына атаганнармыни?! Ул инде мине ике тапкыр алдады: дөньяга беренче булып тууым хокукын тартып алды, хәзер, менә, миңа тиешле мөбарәк фатихамны үзләштерде, – диде. Ахырда: – Мөбарәк фатихаңнан син миңа шулай берни дә калдырмадыңмыни? – дип сорады.
37Эсауга җавап биреп, Исхак әйтте:
– Әйе, мин аны синең өстән хуҗа-әфәнде итеп куйдым, бөтен кардәшләрен аңа кол иттем, аны икмәк-шәрабтан мул бәрәкәт иясе кылдым, – диде. – Инде мин сиңа нәрсә эшли алам, углым?
38Эсау:
– Әти! Синең хәер-фатихаң шулай бер генәмени? Мине дә мөбарәк кыл, әти! – дип, янә ачыргаланып еларга кереште.
39Атасы Исхак, аңа җавап биреп, болай диде:
«Яшәгән урының булыр җирнең күкләр чыгы сугарган
уңдырышлы тук туфрагыннан еракта#27:39 …уңдырышлы тук туфрагыннан еракта. – Яһүд телендә әлеге гыйбарә «уңдырышлы тук туфрагында» дигәнне дә аңлатырга мөмкин. .
40Кылыч көче илә көн күрерсең,
кардәшеңдә булырсың кол хезмәтендә.
Әмма килер бер заман, ирек даулап,
аның золымын үз өстеңнән алып ташларсың».
Ягъкубның Лабан янына качып китүе
41Атасының Ягъкубка фатиха биргәне, аны мөбарәк кылганы өчен, Эсау күңелендә Ягъкубка карата тирән нәфрәт хисе уянды. Күңеленнән ачыргаланып: «Атамның якынлашып килгән матәм көннәре генә узсын, мин кардәшем Ягъкубны барыбер үтерәчәкмен!» – диде ул. 42Олы углы Эсауның бу сүзләре Рәбикага барып ирешкәч, ул кече углы Ягъкубны чакырып алды да аңа:
– Әнә, кардәшең Эсау сине үтерәм дип яный икән, – диде. – 43Мине тыңла, углым: тизрәк минем бертуганым Лабан янына Харанга качып кит! 44Кардәшең Эсауның ярсуы басылганчы, берникадәр вакыт шунда кал. 45Сиңа ачуы беткәнчегә кадәр, син кылган эшләрне Эсау онытканчыга кадәр, Лабан янында яшә. Аннан мин сине, кеше җибәреп, үз яныма алдырырмын. Бер көн эчендә сезнең икегездән дә мәхрүм калуның миңа ни хаҗәте бар?!
46Исхакка исә Рәбика болай дип белдерде:
– Бу хитти киленнәрдән минем тәмам җаным бизде. Әгәр Ягъкуб та хатынны шушы хитти кызлардан алса, андый тормыш миңа нигә кирәк?!

Currently Selected:

Яратылыш 27: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy