YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 26

26
Исхак һәм Әбумәлик
1Ибраһим яшәгән замандагы кытлыктан башка илдә тагын бер ачлык афәте булды. Һәм Исхак пелештиләр патшасы Әбумәлик янына Герарга китте. 2Раббы, Исхакның хозурында күренеп, әйтте аңа:
– Мисырга барма! – диде. – Мин сиңа күрсәтәчәк җирдә калып, 3шунда яшәп торырсың. Мин синең яныңда булачакмын, сине мөбарәк кылачакмын. Атаң Ибраһим белән антлашканымча, Мин, вәгъдәмне үтәп, әлеге җирләрнең һәммәсен сиңа һәм синең варисларыңа бирәчәкмен. 4Синең нәселеңне күктәге йолдызлар санынча ишәйтәчәкмен; бу җирләрнең барчасын синең нәсел варисларына бирәчәкмен; җир йөзендәге барлык халыклар синең токымың аша фатиха алачак. 5Чөнки Ибраһим, Минем өн-авазымны ишетеп, Мине тыңлады, Мин үтәлергә тиеш дигәннәрне: Минем боерыкларымны, кагыйдәләремне һәм кануннарымны – һәммәсен җиренә җиткереп үтәде.
6Шул рәвешчә, Исхак Герарда яшәргә калды. 7Җирле халык кешеләре аңардан хатыны Рәбика турында сорадылар. Исхак:
– Бу минем кыз кардәшем, – дип җавап бирде, аны «хатыным» дип әйтергә теле бармады, чөнки төскә-биткә чибәр Рәбиканы күреп, аның аркасында үзен үтерерләр дип курыкты.
8Шулай булды ки, шактый вакытлар узгач, беркөнне пелештиләр патшасы Әбумәлик тәрәзә аша тышка карады һәм Исхак белән Рәбиканың уен уйнауларын күрде. 9Әбумәлик, Исхакны чакыртып, әйтте:
– Менә, Рәбика синең үз хатының икән бит? Ник син аны «кыз кардәшем» дип ялганладың? – диде.
Исхак:
– Чөнки аның аркасында мине үтерерләр дип курыктым, – дип җавап бирде.
10– Син безне нинди кыен хәлгә куйдың! – диде Әбумәлик. – Әгәр безнең халыктан берәрсе синең хатының белән якынлык кылган булса? Ул чакта бит безнең өскә нинди зур гаеп төшкән булыр иде.
11Әбумәлик бөтен халыкка:
– Кем дә кем бу кешегә һәм аның хатынына кагылса, ул адәм үлемгә хөкем ителәчәк! – дигән әмерен игълан итте.
12Исхак бу илдә иген игеп көн күрә иде. Шул елны ул Раббысының фатихасы белән үз басуыннан йөз тапкыр артыграк уңыш җыеп алды. 13Дәрәҗәсе дә үскәннән-үсә, артканнан-арта барып, ул бөек кеше булып танылды. 14Ул вак һәм эре терлектән көтү-көтү мал тотты, аның бик күп хезмәтчеләре бар иде. Шунлыктан пелештиләр аңардан көнләшә башладылар. 15Атасы Ибраһим исән чагында үзенең колларыннан казыткан барлык коеларны пелештиләр, күмеп, җир белән тигезләделәр. 16Шуннан соң Әбумәлик Исхакка әйтте:
– Кит син бездән! Чөнки син хәзер безнең өчен артык куәтле булдың, – диде.
17Исхак торган җирен ташлап китеп барды. Герар үзәнлегендә яңа урын табып, шунда чатырларын корып яши башлады. 18Атасы Ибраһим заманында казылып, аның вафатыннан соң пелештиләр тарафыннан күмелгән коеларны яңадан ачтырды, аларның исемнәрен дә электә атасы куйган исемнәр белән атады. 19Шулай бер вакыт Исхакның коллары үзәнлектә тере сулы бер чишмәне ачкач, 20«Бу безнең чишмә!» дип, Герарның җирле көтүчеләре белән Исхакның көтүчеләре арасында бәхәс чыкты. Шул бәхәс уңае белән Исхак бу чишмәгә Исык#26:20 Исык – яһүдчә «бәхәс», «гауга» мәгънәсендә. дип исем кушты. 21Икенче бер коены казыдылар. Анысы өчен дә гауга чыкты. Исхак монысын Ситна#26:21 Ситна – яһүдчә «дошманлык» мәгънәсендә. дип атады. 22Исхак, бу урынны да калдырып, башка бер җиргә күчте һәм тагын кое казыды. Монысы өчен инде гауга куптаручы булмады. Шуңа күрә Исхак аны Рехобот#26:22 Рехобот – яһүдчә «киңлек» мәгънәсендә. дип атады һәм әйтте: «Раббы безне хәзер иксез-чиксез киңлекләргә алып чыкты, һәм без шушы җирләрдә үрчегәннән-үрчи барачакбыз», – диде.
23Бу урыннан Исхак Беер-Шебага күчте. 24Һәм шул төнне аңа Раббы күренеп әйтте:
– Мин – синең атаң Ибраһимның Алласы. Курыкма, Мин синең яныңда! Мин сине мөбарәк кылам, колым Ибраһим хакына синең нәсел варисларыңны үрчеткәннән-үрчетәчәкмен, – диде.
25Бу җирдә Исхак мәзбәх ясады һәм Раббының исеменә дога багышлады. Шул ук төбәктә чатырын корып, колларыннан кое казытты.
26Шул заманнарда булган хәлләр ки, беркөнне Исхак янына Герардан, мәслихәтчесе Ахуззат һәм гаскәрбашы Пикүлне ияртеп, Әбумәлик килде. 27Исхак аларга:
– Нигә әле сез монда минем янга килдегез? – диде. – Сез бит мине дошман күрәсез, илегездән мине куып ук җибәрдегез!
28Җавап биреп әйттеләр:
– Без Раббының синең янда булуын ачык күрдек тә безнең белән синең арада антлашу, синең белән үзара иттифак төзү#26:28 Иттифак төзү – килешү төзү, берләшү. кирәк дигән уйга килдек. 29Син дә безгә явызлык кылма, без дә сиңа яманлык кылмабыз. Без бит сиңа яманлык эшләмәдек, син безнең илдән исән-имин китеп бардың. Инде син хәзер Раббының мөбарәк фатихасын алган бер кешедер, – диделәр.
30Исхак мәҗлес җыйды, кунаклар ашап-эчеп сыйландылар. 31Иртәгесен, таңнан торып, Исхак белән үзара ант итештеләр, аннары хуҗаның рөхсәте белән исән-имин хәлдә кайтып киттеләр.
32Шул ук көнне Исхакның коллары килеп: «Сулы булдык!» – дип, үзләре казыган кое турында хәбәр китерделәр. 33Исхак бу коега Шибга#26:33 Шибга – яһүдчә «ант», «гаһед» мәгънәсендә. дип исем бирде. Хәзерге Беер-Шеба#26:33 Беер-Шеба – яһүдчә «Ант коесы» мәгънәсендә (21:31 гә бирелгән искәрмәне карагыз). шәһәренең атамасы әнә шуннан килә.
Эсауның беренче хатыннары
34Эсау, кырык яшендә өйләнеп, хитти Беэринең кызы Яһүдит һәм хитти Элонның кызы Басематны үзенә хатынлыкка алды. 35Бу хатыннар Исхак белән Рәбика өчен йөрәк әрнеткеч бер яра булдылар.

Currently Selected:

Яратылыш 26: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy