YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 25

25
Ибраһимның башка угыллары. Ибраһимның вафаты
1Ибраһим Кытура исемле башка берәүне дә хатынлыкка алган иде. 2Кытурадан Ибраһимның Зимран, Йокшан, Медан, Мидьян, Ишбак, Шуах исемле угыллары туды. 3Йокшаннан Шеба белән Дедан туды. Дедан ашшурим, летушим һәм леумимнәрнең нәсел атасы булды. 4Мидьяннан Эйфа, Эфер, Ханох, Абида һәм Элдага исемле угыллар тудылар. Боларның һәммәсе – Кытура ягы балаларыдыр.
5Ибраһим үз карамагында булган бар нәрсәне Исхакка тапшырды. 6Ә җарияләреннән туган угылларын Ибраһим бүләкләр биреп бәхилләтте дә, углы Исхактан ераклаштыру өчен, әле үзе исән чагында ук аларны көнчыгыш тарафка, шундагы җирләрдә үзбашларына көн күрергә җибәрде.
7Ибраһим үзе йөз дә җитмеш биш ел яшәде. Аның гомере шул кадәрле иде. 8Ибраһим, тормышта барысын татып-кичереп, олы яшьтә вафат булды һәм үзенең ата-бабалары белән кушылды. 9-10Угыллары Исхак белән Исмәгыйль аны хитти Сохар углы Эфроннан Ибраһим үзе сатып алган җирдә – Мәмре каршысындагы Махпела кырында урнашкан мәгарәгә илтеп дәфен кылдылар. Ибраһим белән хатыны Сараның каберләре икесенең дә шундадыр. 11Ибраһимның вафатыннан соң, Аллаһы аның углы Исхакны мөбарәк кылды. Исхак Беер-Лахай-Роида яши иде.
Исмәгыйльнең нәсел шәҗәрәсе
12Сараның асравы мисырлы Һаҗәрдән туган Ибраһим углы Исмәгыйльнең шәҗәрәсе болайдыр. 13Шәҗәрәдә Исмәгыйль угылларының исемнәре: беренче углы Нәбают, аннан соң Кыдар, Адбеил, Мибсам, 14Мишма, Думаһ, Мәссә, 15Хадад, Тейма, Итур, Нафиш һәм Кыдыма. 16Исмәгыйльнең бу унике углы аерым-аерым кабиләләргә баш булып, ул кабиләләр һәм алар тереклек иткән җәйләүләр башлыкларының исемнәре белән аталдылар. 17Исмәгыйльнең гомер еллары болайдыр: ул йөз дә утыз җиде яшендә соңгы сулышын алды һәм үзенең ата-бабалары белән кушылды. 18Исмәгыйльнең угыллары исә Ашшурга#25:18 Ашшур – Синай ярымутравындагы төбәк. бара торган юл буендагы Хавилә белән Шур җирләре арасында, Мисыр чиге якынында урнашып, кардәшләре белән низаглы мөнәсәбәттә булып тереклек иттеләр.
Ягъкуб һәм Эсау
19Ибраһимның углы Исхакның шәҗәрәсе болайдыр: Ибраһим Исхакка ата булды. 20Паддан-Арамнан арами Бетуилнең кызын, арами Лабанның сеңелесе Рәбиканы хатынлыкка алганда, Исхакка кырык яшь иде. 21Рәбика кысыр булганлыктан, Исхак, үз хатынының сихәтләнүе өчен, Раббыга догалар багышлады. Раббы, аның догасын ишетеп, хатынны сихәтләндерде, һәм Рәбика балага узды. 22Карынында ике җан иясе тибүен белгәч, Рәбика:
– Әгәр алай икән, бу хәлдән миңа ни булыр? – дип, Раббыдан сорарга китте.
23Раббы аңа әйтте:
«Карыныңда синең ике кавем җаны бар,
синнән аерым ике халык туачак.
Берсе икенчесеннән көчле булачак,
өлкәне кечесенә хезмәт итәчәк».
24Бала тудырыр көн җиткәч, Рәбика игезәк ике бала тапты. 25Алдан дөньяга килгәненең бөтен тәне кып-кызыл һәм йонлы тире кебек төк белән капланган иде. Аңа Эсау#25:25 Эсау – яһүдчә «төкле» мәгънәсендә. дип исем куштылар. 26Аннан соң игезәкнең карындаш икенчесе дөньяга килде. Анысы кулы белән Эсауның тәпиенә ябышып чыккан иде. Шуңа күрә аңа Ягъкуб#25:26 Ягъкуб – яһүдчә «тәпи тотар» яки «хәйләкәр» мәгънәсендә (шулай ук карагыз: «Яратылыш», 27:36). дип исем куштылар. Игезәк балалары туганда, Исхакка алтмыш яшь тулган иде.
27Игезәкләр үсеп җитеп, Эсау кыр-дала кешесе, киек-җәнлек аулауда оста сунарчы булды. Ә Ягъкуб чатыр тереклеге белән көн күрүче тыйнак бер адәм иде.
28Исхак Эсауны яратарак төште, чөнки Эсауның аудан алып кайткан кош итләре бик тәмле була иде. Рәбика исә Ягъкубны якынрак күрде.
29Беркөнне Ягъкуб аш пешерде, шул чакны кырда ауда йөреп кайткан Эсау килеп керде. Ул бик талчыккан кыяфәттә иде. 30Ягъкубка:
– Миңа шул кызылдан, шул кызыл аштан бераз салып бир әле, бик ачыктым, – диде ул.
(Шул сүздән Эсауга Эдом #25:30 Эдом – яһүдчә «кызыл» мәгънәсендә. дигән кушамат тагылды.) 31Ягъкуб әйтте:
– Иң әүвәл син миңа үзеңнең дөньяга беренче булып туу хокукыңны сат, – диде.
32– Аһ, үләм! Беренче булып туу хокукының миңа ни хаҗәте бар?! – диде Эсау.
33– Алайса, сатам, дип, хәзер үк минем алда ант ит, – диде Ягъкуб.
Эсау ант итте һәм үзенең беренче булып туу хокукын шулай Ягъкубка сатып җибәрде. 34Шуннан соң Ягъкуб Эсауның алдына ясмык ашы белән икмәк китереп куйды. Эсау ашады, эчте дә, торып, чыгып китте. Ана карыныннан беренче булып туу хокукына аның исе дә китмәде.

Currently Selected:

Яратылыш 25: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy