YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 24

24
Исхак һәм Рәбика
1Ибраһим инде олы яшьләрдә, бик картайган иде. Раббы аны бөтен яктан мөбарәк кылган иде. 2-3Ибраһим үз өендәге бөтен нәрсә белән идарә итүче иң өлкән кол хезмәтчесен чакырып әйтте:
– Углым Исхакка араларында мин яши торган Кәнган халкы кызларыннан хатын алдырма! Кулыңны минем ботыма куй да күк вә җирне бар иткән Раббы Алла каршысында шул хакта ант ит! – диде. – 4Син минем туган җиремә, үз халкым иленә барып, углым Исхакка хатынны шуннан алып кайт!
5Кол хезмәтче Ибраһимнан:
– Бәлкем, андагы кыз минем белән бергә монда килергә теләмәс? Ул чакта мин синең углыңны шунда, син туган җиргә озатып җибәрергә тиешме? – дип сорады.
6– Сак бул, углымны анда җибәрмә! – дип җавап бирде Ибраһим. – 7Мине атам йортыннан, туган җиремнән алып чыккан, «Бу җирләрне нәсел варисларыңа бирәм!» дип, миңа ант-карарын ирештергән Раббы, күкләрнең Алласы, синнән алда анда Үзенең фәрештәсен күндерер, һәм син минем углыма хатынны шул илдән алып кайтырсың. 8Әгәр дә инде кәләш кыз синең белән монда килергә теләмәсә, син миңа биргән әлеге антыңнан азат булырсың; тик углымны гына анда җибәрмә.
9Кол хезмәтче, хуҗасы Ибраһимның ботына кулын куеп, шул хакта аңа ант итте. 10Аннан соң, хуҗасының дөя көтүеннән ун дөя алып, юлга чыкты. Аның кулында шулай ук хуҗасы биргән төрле кыйммәтле әйберләр бар иде. Ул Арам-Наһараимгә#24:10 Арам-Наһараим – Месопотамиянең төньяк-көнбатыш өлеше. , анда Нахор яшәгән шәһәргә карап юл тотты. 11Барып җиткәч, кичкырын, шәһәр читендәге бер кое янында дөяләрен туктатты. Хатын-кыз халкының коега су алырга килә торган вакыты иде бу.
12Мосафир адәм:
– Йа Раббы, хуҗам Ибраһимның Алласы, ялварамын: минем хуҗам Ибраһим әфәндегә мәрхәмәтеңне күрсәт, мине аның теләгәне белән очраштыр! – диде. – 13Менә мин кое янында басып торам, шәһәр кешеләренең кызлары хәзер монда су алырга килерләр. 14Шуларның берсенә: «Кая, чүлмәгеңне янтайта төш әле, су эчимче», – дип мин әйткәч, ул: «Эч-эч, мин синең дөяләреңә дә эчәргә су бирермен», – дисә, Исхак колыңа Син насыйп иткән хатын менә шул булыр. Шуннан мин Синең хуҗам әфәндегә нинди мәрхәмәтле булуыңны белермен.
15Мосафир адәм үзалдына шулай укынып торган арада, кое юлында Рәбика күренде. Ибраһим энесе Нахорның Милкәдән туган углы Бетуил кызы иде бу. Рәбика иңбашына су чүлмәге күтәргән иде. 16Рәбика төскә-биткә чибәр, әле ир күрмәгән гыйффәтле кыз иде. Ул, түбән төшеп, чүлмәгенә су чумырып алды да өскә күтәрелде.
17Мосафир адәм, кыз каршысына йөгереп килеп:
– Кая, чүлмәгеңнән бераз су эчимче, – диде.
18Кыз:
– Эч, әфәндем, – дип, чүлмәген иңбашыннан кулына алып, мосафирга эчәргә бирде.
19Мосафир адәм эчеп туйгач, кыз:
– Коедан ташып, мин синең дөяләреңә дә суны туйганчы эчерим әле, – дип өстәде.
20Һәм чүлмәгендә калган суны колашага бушатты да, янәдән су алып килергә дип, коега таба ашыкты. Шул рәвешчә, барлык дөяләргә су ташып эчертте. 21Мосафир адәм, үзенең бу сәфәре Раббының ихтыяры белән эшләнгәнме-юкмы икәнен аңларга теләгәндәй, кызга дәшмичә уйланып карап торды.
22Дөяләр су эчеп туйгач, кызга бирер өчен, мосафир адәм ярты шәкыл авырлыгында алтын борын алкасы һәм ун шәкыл авырлыгында ике данә алтын кул беләзеге чыгарды. 23Һәм сорады:
– Әйт әле: кем кызы син? Атаң өендә, төн кунып чыгар өчен, безгә урын булмасмы икән? – диде.
24– Мин Нахорның Милкәдән туган углы Бетуилнең кызы буламын, – дип җавап бирде кыз. 25Аннан өстәп әйтте: – Бездә салам һәм мал азыгы җитәрлек. Төн кунар өчен, урын да булыр, – диде.
26Мосафир адәм, җиргә кадәр башын иеп, Раббыга шөкрана кылды. 27Һәм әйтте: «Минем хуҗам Ибраһим әфәнденең Раббы Алласына мактау булсын! Ул минем хуҗамны Үзенең мәрхәмәтеннән мәхрүм итмәде, аңа тугры калды! Раббы мине туры юл белән хуҗамның кардәше яшәгән йортка китереп җиткерде», – диде. 28Рәбика йөгерә-чаба анасының өенә кайтты да барлык бу хәлләрне сөйләп бирде. 29Рәбиканың Лабан исемле бертуган кардәше бар иде. Лабан тиз генә өйдән чыкты да, мосафирны күрергә дип, кое янына ашыкты. 30Сеңелесе кулындагы беләзекләр белән алканы күргәч, һәм сеңелесе аңа мосафирның әйткән сүзләрен ирештергәч, Лабанның бу кешене күрәсе килде.
Инде менә ул кеше дөяләре белән бергә кое янында басып тора. 31Лабан мосафирга әйтте:
– И Раббының мөбарәк бәндәсе, ник син шәһәр читендә басып торасың, әйдә, түрдән уз, – диде. – Мин синең өчен өй һәм дөяләрең өчен урын әзерләп куйдым.
32Мосафир адәм өйгә керде. Лабан, дөяләрне тугарып, аларга салам һәм азык бирде, мосафирга һәм аның янындагы кешеләргә аяк юар өчен су китерде. 33Ашарга тәкъдим ителгәч, мосафир әйтте:
– Ни өчен килгәнемне аңлатмыйча, ашарга утырмаячакмын, – диде.
Аңа:
– Алайса, аңлат, – диделәр.
34Мосафир сөйли башлады:
– Мин – Ибраһимның кол хезмәтчесемен, – диде. – 35Раббы минем хуҗам әфәндене мөбарәк кылды, аны олуг мал-мөлкәт иясе итте: аңа эре һәм вак терлек, алтын-көмеш, кол ир вә кол хатын-кызлар, дөя һәм ишәкләр бирде. 36Хуҗамның хатыны Сара картайган көнендә хуҗам әфәндегә бер угыл тудырган иде, инде менә хуҗам үзенең бар булган байлыгын шул углына васыять итте. 37Хуҗам мине ант иттереп кисәтте: «Үзем яшәгән Кәнган җиреннән углыма хатын алдырма! 38Атам йортына, кардәшләрем янына бар, углыма хатынны шул җирдән алып кайт!» – дип боерды. 39Мин хуҗам әфәндедән: «Бәлкем, андагы кыз минем белән монда килергә теләмәс?» – дип сорадым. 40Хуҗам миңа әйтте: «Мин Раббы хозурындагы кешемен, Ул, синең сәфәреңне уңышлы итәр өчен, барасы юлыңа алдан Үзенең фәрештәсен күндерер, – диде. – Углыма хатынны син минем ата-бабам йортыннан, кардәшләрем арасыннан алып кайт. 41Кардәшләрем янына барып та, алар сиңа кыз биреп җибәрүдән баш тартсалар, ул чакта син миңа биргән антыңнан азат булырсың», – диде. 42Бүген кое янына килеп туктагач, мин дога багышладым: «Йа Раббы, хуҗам әфәнде Ибраһимның Алласы! Минем юлымны уңышлы кыл! – дидем. – 43Менә мин кое янында басып торам. Кызлардан кем дә кем су алырга килсә, аңардан, чүлмәгеңнән бераз су эчимче, дип сорыйм. 44Әгәр ул, үзең дә эч, дөяләреңә дә су алып килеп эчерермен, дип әйтсә, хуҗамның углына Раббы насыйп иткән хатын шул кыз булыр». 45Күңелемдәге шул догалы уйларымны уйлап та бетермәдем, шулчак иңбашына су чүлмәге күтәргән Рәбика күренде, чыганак янына килде дә, түбән төшеп, су чумырып алды. Шуннан мин: «Миңа эчәргә су бирче», – дип сорадым. 46Ул, шундук иңбашыннан чүлмәген төшереп: «Эч! Дөяләреңә дә эчәргә бирермен», – диде. Мин эчтем; аннан Рәбика дөяләремә дә су алып килеп эчерде. 47Мин аңардан: «Кем кызы син?» – дип сорадым. Ул әйтте: «Нахорның Милкәдән туган углы Бетуилнең кызы буламын». Шуннан мин аңа борын алкасы һәм беләзекләр бирдем. 48Шуннан соң, җиргә кадәр башымны иеп, Раббыга шөкрана кылдым, хуҗамның углына бертуган кардәшенең кыз оныгын алып кайту өчен, миңа туры юл күрсәткән хуҗам әфәнде Ибраһимның Раббы Алласына күңелемнән догаларымны багышладым. 49Инде сез, хуҗам әфәндегә мәрхәмәтле булып, аңа тугрылык сакларга телисез икән, ачык итеп әйтегез. Теләмәгән очракта да әйтегез. Миңа уңга әллә сулга борылыргамы?
50Лабан белән Бетуил җавап биреп әйттеләр:
– Раббыдан иңгән эш бу, – диделәр. – Моны без сиңа яхшы эш дип тә, яман эш дип тә әйтә алмыйбыз. 51Әнә Рәбика каршыңда тора. Ал да кит. Раббы боерганча, хуҗа әфәндеңнең углына хатын булып барсын.
52Бу сүзләрне ишеткәч, Ибраһимның кол хезмәтчесе, җиргә кадәр башын иеп, Раббыга хөрмәтен белдерде. 53Аннары ул Рәбикага көмеш һәм алтын бизәнү нәрсәләре, өс киемнәре чыгарып бирде, шулай ук кызның абыйсына һәм анасына да затлы әйберләрдән бүләкләр өләште. 54Соңра янындагы адәмнәре белән бергә ашады-эчте, бергә төн кунды. Иртәгесен торгач, кол хезмәтче:
– Инде миңа әфәндем хозурына кайтып китәргә рөхсәт итегез, – диде.
55Әмма кызның анасы белән абыйсы әйттеләр:
– Бераз гына, бер ун көн генә булса да кыз безнең янда калсын, аннары алып китәрсең, – диделәр.
56– Мине тоткарламагыз, – диде кол хезмәтче. – Чөнки минем юлымны Раббы уңышлы итте. Зинһар, җибәрегез, мин хуҗам әфәнде хозурына кайтыйм.
57Алар әйттеләр:
– Кызны чакырыйк та сорыйк, ул ни дияр бит?
58Рәбиканы чакырып:
– Син бу кеше белән китәргә ризамы? – дип сорадылар.
Кыз:
– Риза, – дип җавап бирде.
59Шулай итеп, сеңелләре Рәбикага, аның даясына#24:59 Дая – бала багучы. , Ибраһимның кол хезмәтчесенә һәм аның адәмнәренә китәргә рөхсәт ителде. 60Рәбикага фатиха биреп, әйттеләр:
«И кыз кардәшебез!
Меңнәрчә мең кешенең анасы бул син,
дошманнарыңның йорт-җирләрен
варисларың үзләренә милек итсен!»
61Рәбика һәм асрау кызлар, юл хәстәрен күреп, дөяләргә менеп утырдылар да кузгалып киттеләр. Кол хезмәтче Рәбиканы әнә шулай үзе белән алып китте.
62Исхак исә Беер-Лахай-Роидан кайткан, ул инде Нәгеб җирендә яши иде. 63Шулай булды ки, беркөнне кичкә таба, уйларына батып, кырда йөргәндә, Исхак башын күтәреп карады һәм якынлашып килүче дөяләрне күрде. 64Рәбика да, Исхакны күреп, дөя өстеннән җиргә төште. 65Кол адәмнән:
– Кыр буйлап безнең каршыбызга килүче кеше кем ул? – дип сорады.
– Ул минем хуҗам әфәнде, – дип җавап бирде кол.
Рәбика шундук бөркәнчеге белән йөзен каплады.
66Кол адәм үзе башкарган эшләрне түкми-чәчми Исхакка сөйләп бирде.
67Әнисе Сараның чатырына алып, Исхак Рәбикага өйләнде, аны хатыны итте. Рәбиканы ул сөеп-яратып яшәде. Әнисен юксынып хәсрәт чиккән Исхак өчен ул бер юаныч булды.

Currently Selected:

Яратылыш 24: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy