YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 23

23
Сараның вафаты һәм дәфен кылынуы#Дәфен кылу – мәет күмү.
1Сара йөз дә егерме җиде ел яшәде. Аның гомере әнә шул кадәрле булды. 2Сара Кәнган җирендә, бүген Хебрун дип аталып йөргән Кыръят-Арбада вафат булды. Һәм Ибраһим, Сараның баш очында елап утырыр өчен, шунда килде. 3Соңра, мәетне калдырып, Хит угылларына болай дип мөрәҗәгать итте:
4– Мин сезнең арада читтән килгән бер килмешәкмен. Җәмәгатемнең мәетен дәфен кылыр өчен, миңа үз җирегездән хосусый милек итеп каберлек урыны бирегез, – диде.
5Хит угыллары Ибраһимга җавап итеп әйттеләр:
6– Хуҗабыз әфәнде, безне тыңла: син безнең арада кодрәтле бер юлбашчыдыр. Җәмәгатеңнең мәетен каберлекләребезнең иң яхшы дигәненә дәфен кыл. Безнең арада, җәмәгатеңнең мәетен дәфен кылыр өчен, каберлек урыны бирүгә берәү дә каршы килмәс, – диделәр.
7Ибраһим, торып, Хит угылларына башын иеп, рәхмәтен белдерде. 8Аннан әйтте аларга:
– Әгәр мәрхүмә җәмәгатемне монда дәфен кылуыма каршы килмисез икән, ул чакта сез, ишетәсезме, минем өчен ризалык сорап, Сохар углы Эфронга мөрәҗәгать итсәгез иде. 9Ул үзенең басу-җирләре башындагы Махпела мәгарәсен сезнең алда миңа сатып бирсен иде, мин аңа җитәрлек микъдарда акча түләр идем. Мәгарә минем үз милкем булгач, мин анда каберлек ясар идем, – диде.
10Хитти Эфрон исә шунда үз халкы арасында утыра иде. Һәм ул, үзенең шәһәр капкасы янына җыелган хиттиләрнең һәммәсенә ишетелерлек итеп, Ибраһимга болай дип җавап бирде:
11– Юк, хуҗам әфәнде, тыңла мине: мин сиңа мәгарәне дә, мәгарә торган җирне дә бушка бирәм, халкымның угыллары алдында аларны сиңа бүләк итәм. Күм шунда мәрхүмәңне, – диде.
12Ибраһим, Хит халкына рәхмәтен белдереп, янә башын иде һәм, 13җыелган кешеләрнең һәммәсенә ишетелерлек итеп, Эфронга әйтте:
– Сүземне тыңлачы: җир өчен мин сиңа көмеш бирәм, көмешне ал да, җәмәгатемнең мәетен мин шунда дәфен кылырмын, – диде.
14Җавабында Эфрон Ибраһимга болай диде:
15– Хуҗам әфәнде! Тыңла мине: җирнең бәһасе көмеш белән нибары дүрт йөз шәкыл#23:15 Шәкыл – 10 гр. тора; минем өчен дә, синең өчен дә күпмени бу?! Җәмәгатеңне җирлә әйдә.
16Ибраһим Эфронның тәкъдимен кабул итте: хиттиләр алдында Эфрон үзе билгеләгән һәм сәүдә кешеләре арасында кабул ителгән авырлык үлчәме белән аңа дүрт йөз шәкыл көмеш бирде.
17Шулай итеп, Мәмре янәшәсендәге Махпелада Эфрон биләп торган җир мәйданы, мәгарәсе, бөтен агачлары белән берлектә, 18шәһәр капкасы янына җыелган хиттиләрнең күз алдында Ибраһимның кулына күчте. 19Бу хәлләрдән соң Ибраһим үзенең мәрхүмә җәмәгатен, хатыны Сараны, Кәнган җиренең хәзер Хебрун дип аталып йөргән Мәмре янәшәсендәге Махпела кыры мәгарәсенә дәфен кылды. 20Әнә шулай хиттиләрнең бер мәйдан җир биләмәсе һәм андагы мәгарә каберлек урыны сыйфатында хиттиләрдән Ибраһимга хосусый милек булып күчте.

Currently Selected:

Яратылыш 23: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy