YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 22

22
Аллаһының Ибраһимны сынап каравы
1Шулай булды ки, бу вакыйгалардан соң Аллаһы Ибраһимны сынап карарга теләде һәм аңа:
– Ибраһим! – дип өн салды.
– Мин тыңлыйм! – дип җавап бирде Ибраһим.
2Аллаһы әйтте:
– Бердәнбер сөекле углың Исхакны ал да Мориа җиренә юл тот, Мин сиңа күрсәткән тауга барып җиткәч, корбанлык учагы өстендә углыңны корбанга китер! – диде.
3Ибраһим иртән таң белән торды, ишәген иярләде, корбанлык учагы өчен утын ярды да, углы Исхакны һәм үзенең ике колын ияртеп, Аллаһы күрсәткән җиргә карап, юлга чыкты. 4Сәфәрнең өченче көнендә Ибраһим ерактан ук билгеләнгән тауны күрде. 5Ибраһим үзе белән килгән колларга:
– Сез шушында ишәк янында калып торыгыз, без исә малаем белән тауга барып сәҗдә кылып киләбез, – диде.
6Шулай дип, корбанлык учагы өчен әзерләнгән утынны углы Исхакка күтәртте дә, кулына пычак һәм утлы чыраг алып, икәве бергә тауга таба киттеләр. 7Исхак, атасына сүз катып:
– Әтием! – диде.
– Әйе, углым! – диде Ибраһим.
Исхак:
– Менә утын да, ут та бар, ә корбанлык бәрәне кайда соң? – дип сорады.
8– Углым, корбанлык бәрәнен Аллаһы Үзе боерыр, – диде Ибраһим.
Алар шулай икәве бергә юлларын дәвам иттерделәр. 9Аллаһы күрсәткән тауга килеп җиткәч, Ибраһим корбанлык учагы өчен урын әзерләде, шул урынга утын агачларын тезеп өйде дә кул-аяклары бәйләнгән Исхакны утын өеме өстенә сузып яткырды 10һәм, углын суяр өчен дип, пычаклы кулын алга таба сузды. 11Әмма шулчак Раббының фәрештәсе күкләрдән өн салып:
– Ибраһим! Ибраһим! – дип эндәште.
– Әйе, тыңлыйм! – дип җавап бирде Ибраһим.
12Фәрештә әйтте:
– Сузылган кулыңны кире ал, углыңа берни дә эшләмә! – диде. – Инде Мин белдем: син Аллаһыдан куркасың, Аны хөрмәт итәсең, Минем хакка үзеңнең бердәнбер углыңны да корбан итәргә әзерсең икән.
13Ибраһим, башын күтәреп, тирә-ягына күз ташлады һәм арткы яктагы әрәмәлектә мөгезе эләгеп чәбәләнгән бер сарык тәкәсен күрде. Ибраһим, барып, сарык тәкәсен алып килде дә углы урынына корбанга китерде. 14Шуннан соң Ибраһим бу урынга «Аллаһы Үзе боерыр» дип исем кушты. Хәзер әйтелә торган «Аллаһы тавында боерылыр» дигән гыйбарә шуннан килә.
15Раббының фәрештәсе, күкләрдән янә өн салып, Ибраһимга икенче мәртәбә эндәште. 16Әйтте:
– Раббы белдерде ки, Үз Затымнан ант итәм, диде, үзеңнең бердәнбер углыңны кызганмыйча, бу эшкә барганың өчен,
17Мин сиңа фатиха өстенә фатиха бирәчәкмен,
нәсел варисларыңны күктәге йолдызлар
һәм диңгез ярындагы ком бөртекләре санынча ишәйтәчәкмен.
Синең нәсел варисларың
дошманнарыңның шәһәр-калаларын үзләренә милек итәчәк.
18Минем өн-авазымны ишетеп, Мине тыңлаганың өчен,
җир йөзендәге халыкларның һәммәсе
синең токымың аша фатиха алачак, – диде.
19Шуннан соң Ибраһим кол хезмәтчеләре янына килде. Алар белән бергә кайтыр юлга чыгып, Беер-Шебага юнәлде һәм шунда яшәргә калды.
Нахорның угыллары
20Бу вакыйгалардан соң Ибраһимга хәбәр җиткерделәр: «Бертуган кардәшең Нахор үзенең хатыны Милкәдән сигез угыл атасы булды: 21беренче углы Утс, аның энеләре Буз, Кымуил (Арамның атасы), 22Кәсед, Хазу, Пилдаш, Идлаф һәм Бетуил». 23Бетуил – Рәбиканың атасы иде. Бу сигез угылны Ибраһимның кардәше Нахорга хатыны Милкә табып бирде. 24Ревма исемле җариясеннән Нахорның тагын Тебах, Гәхәм, Тахаш һәм Мәгакәһ дигән балалары туды.

Currently Selected:

Яратылыш 22: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy