YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 20

20
Ибраһим белән Әбумәлик
1Ибраһим, аннан көньякка таба юл алып, Кадыш белән Шур шәһәрләре арасындагы дала җирләргә барып урнашты; вакытлыча Герарда да яшәде. 2Хатыны Сара хакында Ибраһим:
– Бу минем кыз кардәшем, – дип таныштыра иде.
Шуннан соң Герар патшасы Әбумәлик, кеше җибәреп, Сараны үзенә алдырды. 3Әмма бер төнне, Әбумәликнең төшенә кереп, Аллаһы аңа әйтте:
– Бу хатынны үзеңә алган өчен, сине үлем көтә, чөнки ул башка кеше хатыныдыр, – диде.
4Әбумәлик исә хатынга кагылмаган иде, ул әйтте:
– Йа Хуҗа-Хакимем, Син гаепсез бер кавемне юк итмәкчесеңме? – диде. – 5«Бу хатын – минем кыз кардәшем», – дип, Ибраһим миңа үзе үк әйтте бит? Хатыны да Ибраһимны: «Бу минем абыемдыр» – дип таныштырды. Мин моны саф күңелдән эшләдем, минем кулларым чиста.
6– Саф күңелдән эшләгән икәнеңне беләм, – диде Аллаһы Әбумәликкә төшендә. – Шуңа күрә Мин сине Минем алда гөнаһлы эш кылудан тыеп калдым – синең тарафтан хатынга кул тидертмәдем. 7Инде хатынны хуҗасына кире кайтарып бир, чөнки аның ире – пәйгамбәрдер, ул синең өчен дога кылып, сине үлемнән коткарыр. Кире кайтарып бирмисең икән, ул чакта, белеп тор, синең үзеңне дә, халкыңны да үлем көтә.
8Әбумәлик, иртүк торып, хезмәтендәге адәмнәрне җыйды да аларга булган хәлне сөйләп бирде. Кешеләрне дәһшәтле курку биләп алды. 9Әбумәлик, Ибраһимны чакыртып, әйтте:
– Син безне нишләттең? – диде. – Миңа һәм мәмләкәтем өстенә шундый зур бәла китерердәй нинди гөнаһлы эш кылдым мин сиңа? Мондый эшне тиктомалдан эшләмиләр!
10Шулай дип, Әбумәлик Ибраһимнан сорады:
– Сәбәбе нәрсә, нигә син моны эшләдең?
11Ибраһим җавап бирде:
– Сәбәбе шулдыр: сезнең монда Аллаһыдан курку һәм Аны хөрмәт итү юк, шунлыктан хатыным аркасында мине үтерерләр дип уйладым. 12Ул чыннан да минем кыз кардәшемдер – атабыз бер үк, аналарыбыз гына башка. Ахырдан ул минем хатыным булды. 13Аллаһы мине горбәткә чыгарып җибәргән чакта, мин хатыныма әйттем: «Үтенеп сорыйм, нинди генә урынга барып чыксак та, син минем хакта: „Бу минем абыем“, – дип сөйлә», – дидем.
14Әбумәлик Ибраһимга хатынын кире кайтарды. Моның өстенә вак һәм эре терлектән мал-туар, кол хатыннар һәм кол ирләр бүләк итте. 15Һәм әйтте:
– Менә, мәмләкәтем синең каршыңда – кайда телисең, шунда утрак тормыш корып яшә, – диде.
16Сарага да әйтте:
– Менә, мин синең абыеңа мең көмеш#20:16 Мең көмеш – 11,5 кг. бирдем, – диде. – Бу сиңа баш бөркәнчеге, яныңдагы бар кешегә ул синең гөнаһсыз икәнлегеңне күрсәтеп торыр.
17Ибраһим Аллаһыдан мәдәт#20:17 Мәдәт – ярдәм, булышлык. сорап дога кылды, һәм Аллаһы Әбумәликнең үзен дә, хатынын һәм җарияләрен дә сихәтләндерде; хатыннар бала таба башладылар. 18Чөнки Раббы Ибраһимның хатыны Сара аркасында Әбумәлик йортындагы барлык хатын-кызны кысыр кылган иде.

Currently Selected:

Яратылыш 20: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy