YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 16

16
Һаҗәр һәм Исмәгыйль
1Хатыны Сарая Ибрамга бала тапмады. Сараяның Һаҗәр исемендә мисырлы бер асравы бар иде. 2Сарая Ибрамга әйтте:
– Менә, Раббы мине бала табудан мәхрүм кылды, – диде. – Син асравым белән йоклап кара әле. Шулай, бәлкем, мин дә аңардан нәсел анасы була алырмын#16:2 Борынгы Шәрыкта кысыр хатын үзенең асравын иренә хатынлыкка биреп, асравы тудырган балаларны үзенеке итеп санау йоласы булган. .
Ибрам Сараяның сүзен тыңларга булды. 3Шулай итеп, Сарая мисырлы Һаҗәрне ире Ибрамга хатынлыкка бирде. Бу хәл Ибрам Кәнганда ун ел гомер кичергәннән соң булды. 4Ибрам Һаҗәр белән йоклады, һәм Һаҗәр балага узды. Балага узганын белгәннән соң, Һаҗәр үзенең хуҗабикәсен санламый башлады. 5Сарая Ибрамга:
– Минем башка төшкән бу хаксызлыкка син гаепле! – диде. – Асравымны синең кочагыңа мин үзем бирдем. Ә ул, балага узганын белгәч, мине бөтенләй санламый башлады. Синең белән минем араны Раббы Үзе хәл итсен!
6Ибрам Сараяга:
– Асравың синең кул астында бит, нәрсә телисең, шуны эшлә, – диде.
Шуннан соң Сарая үзенең асравына җәбер күрсәтә башлап, асрау өйдән качып китте. 7Раббының фәрештәсе Һаҗәрне чүлдәге бер чыганак – Шурга бара торган юл буендагы кое яныннан эзләп тапты. 8Аңардан сорады:
– Сараяның асравы, и Һаҗәр! Син каян килдең дә кая юл тотасың? – диде.
Һаҗәр:
– Мин хуҗабикәм Сараядан качып барам, – дип җавап бирде.
9Раббының фәрештәсе:
– Хуҗабикәң янына кире кайт та аңа буйсын, – диде. – 10Синең нәселеңне үрчеткәннән-үрчетәчәкмен, шулкадәр ки, аны санап та бетерерлек булмас.
11Раббының фәрештәсе тагын болай диде:
– Менә, син хәзер йөкле, бер угыл табарсың һәм аңа Исмәгыйль#16:11 Исмәгыйль – яһүдчә «Аллаһы ишетер» мәгънәсендә. дип исем кушарсың. Чөнки Раббы синең кичергән газапларыңны ишетте.
12Углың кыргый ишәкне хәтерләтер.
Аның кулы – бар кешегә каршы,
бөтен кешенең кулы аңа каршы күтәрелер.
Кардәшләре белән мөнәсәбәте низаглы булыр.
13Һаҗәр:
– Әллә чыннан да мине күрүче Затны күрдем микән? – дип, үзе белән сөйләшкән Раббыга «Син – Эл-Рои#16:13 Эл-Рои – яһүдчә «Мине күрүче Аллаһы» мәгънәсендә. » дип исем кушты.
14Менә шунлыктан Кадыш белән Беред арасындагы әлеге кое «Беер-Лахай-Рои»#16:14 Беер-Лахай-Рои – яһүдчә «мине күрүче Тере Затның коесы» мәгънәсендә. исемен йөртә. 15Һаҗәр Ибрамга бер угыл тудырды. Һаҗәрдән туган бу углына Ибрам Исмәгыйль дип исем кушты. 16Һаҗәр Исмәгыйльне тапканда, Ибрам сиксән алты яшендә иде.

Currently Selected:

Яратылыш 16: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy