YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 15

15
Аллаһының Ибрам белән төзегән килешүе
1Бу вакыйгалардан соң Раббы, Ибрамга күренеш иңдереп, болай диде:
«Курыкма, Ибрам!
Мин – синең калканың.
Аласы бүләгең зур булыр».
2Ибрам:
– Хуҗа-Раббым, Син миңа нәрсә бирмәкчесең? – диде. – Бала атасы булалмадым. Минем өемдәге бар хуҗалык дәмәшкъле Элигызыр кулына калачак.
3– Менә, Син бит миңа бала насыйп итмәдең, – дип сүзен дәвам итте Ибрам. – Шуңа күрә өемдәге бер хезмәтче минем мирасчым булачак.
4Раббы Ибрамга Үзенең катгый сүзен ирештерде:
– Юк, ул синең мирасчың булмаячак. Синнән туган үз балаң сиңа мирасчы булыр, – диде.
5Раббы Ибрамны һавага алып чыкты һәм әйтте:
– Күк йөзенә башыңны күтәреп кара да, булдыра алсаң, андагы йолдызларны санап чык, – диде. – Синең нәсел варисларың менә шул йолдызлар санынча булачак.
6Ибрам Раббыга ышанды, һәм шуның белән Раббы алдында тәкъва булып саналды. 7Һәм Раббы Ибрамга әйтте:
– Бу җирләрне сиңа мирас итеп бирү өчен, сине килданиләрнең Ур шәһәреннән алып чыккан Раббы – Мин ул! – диде.
8Ибрам:
– Йа Хуҗа-Раббым! Бу җирләрне мирас итеп алачагымны мин нидән белә алам? – дип сорады.
9Раббы әйтте:
– Миңа бер тана, бер кәҗә, бер сарык тәкәсе китер, – диде. – Һәрберсе өчәр яшьлек булсын. Бер урман күгәрчене белән бер бала күгәрченне дә китер.
10Ибрам, хайваннарны алып килеп, суеп, һәркайсын урталай ярды да кисәкләрне бер-берсенә каршы тезеп куйды. Фәкать кошларны гына урталай ярмады. 11Ит кисәкләре өстенә ябырылып ташланган ерткыч кошларны Ибрам куа торды.
12Кояш баеган вакытта, Ибрамны тирән бер йокы биләп алды – дәһшәтле дөм караңгылык эченә чумды ул. 13Раббы Ибрамга болай диде:
– Шуны белеп тор: нәселеңнең киләчәк буыннары дүрт йөз ел буена чит-ят җирдә килмешәк хәлендә, золым-җәбер күреп, кол тормышы белән яшәргә мәҗбүр булырлар. 14Әмма синең нәсел варисларына коллык китергән ул халыкны Мин хөкем итәрмен. Варисларың коллыктан зур мал-мөлкәт белән чыгарлар. 15Ә син үзең дөньядан ата-бабаларың янына тыныч күңел белән, олы яшьләргә җитеп күчәрсең. 16Нәселеңнең дүртенче буыны бирегә кире кайтыр. Чөнки амориләрнең яман эшләре әле чиктән ашмаган.
17Кояш баеп, караңгы төшүгә, мич морҗасыннан чыккандай, бер төтен баганасы һәм ут көлтәсе урталай ярылган хайваннарның кисәкләре арасыннан сызылып узды. 18-21Бу көнне Раббы, Ибрам белән килешү төзеп, аңа болай диде:
– Мисыр елгасыннан алып бөек Фөрат елгасына кадәр сузылган бу җирләрне – кыни, кынази, кадмуни, хитти, фәризи, рефаимнәрнең, шулай ук амори, кәнгани, гиргәши һәм явүсиләрнең җирләрен Мин синең нәсел токымыңа бирәчәкмен.

Currently Selected:

Яратылыш 15: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy