YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 10

10
Нух угылларының нәсел шәҗәрәсе
1Нух угыллары Шем, Хам вә Яфетның нәсел шәҗәрәләре түбәндәгечә. Туфаннан соң аларның үз угыллары туды. 2Яфетның угыллары: Гомәр, Магог, Мадай, Яван, Түбәл, Мешех һәм Тирас. 3Гомәрнең угыллары: Ашкеназ, Рифат һәм Түгәрмә. 4Яванның угыл-нәселләре: Элиша, Таршиш һәм киттиләр белән доданиләр. 5Болар – үз телләрендә сөйләшеп, кабилә-кабилә булып, диңгез ярында үз җирләрендә яшәгән Яфет балаларыдыр.
6Хамның угыллары: Күш, Мисраим, Пут һәм Кәнган. 7Күшнең угыллары: Себа, Хавилә, Сабта, Рагма һәм Сабтеха. Рагманың угыллары: Шеба һәм Дедан. 8Күшнең Нәмруд исемле бер углы булды. Нәмруд җир йөзендә батырлыгы белән дан алды. 9Раббы хозурында ул кыю бер аучы иде. «Раббы хозурындагы Нәмруд кеби кыю аучы» дигән сүзләр шуннан килә. 10Әүвәлендә аның патшалыгы Шинар җирләрендәге Бабил, Әрех, Аккад һәм Кәлне шәһәрләрен үз эченә ала иде. 11-12Соңра, патшалыгы Ашшурга таба киңәеп, ул Ниневә, Рехобот-ир, Кәләх калаларын һәм Ниневә белән Кәләх арасында Ресен каласын төзеде. Ул бөек шәһәр иде.
13Мисраим – луди, ганәми, ләһаби, нәфтухи, 14патруси, кәслухи (пелештиләр шулардан чыккан) һәм кәфтуриләрнең нәселбашы булды.
15-18Кәнганнан туган беренче угыл Сидун булды, аннары – Хит. Ул шулай ук явүси, амори, гиргәши, хивви, аркый, сини, әрвади, семари һәм хаматиләрнең нәсел атасы булды. Бу ыруг-кабиләләр соңыннан төрлесе-төрле якта таралышып яшәделәр. 19Кәнганиләр яшәгән җирләрнең чикләре Сидуннан Герар аша Газага кадәр, аннан Сәдүм, Гамура, Адма һәм Сәбоим аша Лашага кадәр сузылган иде. 20Болар – үз телләрендә сөйләшеп, үз җирләрендә кабилә-кабилә булып яшәгән Хам балаларыдыр.
21Яфетның өлкән абыйсы Шемның да угыллары булды. Шем – бөтен Гыйбер угыллары нәселенең атасы иде. 22Шемның угыллары: Элам, Ашшур, Әрпәхшәд, Луд, Арам. 23Арамның угыллары: Утс, Хул, Гетер һәм Маш. 24Әрпәхшәднең Шелах исемле бер углы булды. Шелахтан Гыйбер туды. 25Гыйберның ике углы булды. Берсенең исеме Пелег#10:25 Пелег – яһүдчә «бүленү», «аерылу» мәгънәсендә. иде. Чөнки Пелег яшәгән заманда җир йөзе бүленеп бетте. Пелегның кардәше Йоктан исемле иде. 26Йоктаннан Алмодад, Шелеф, Хатсармавет, Ярах, 27Һадорам, Узал, Дыйкла, 28Обал, Абимаил, Шеба, 29Офир, Хавилә һәм Йовав тудылар. Боларның һәммәсе – Йоктан угылларыдыр. 30Аларның тереклек иткән җирләре Мешадан көн чыгышы тарафында – Сефар тауларына кадәр сузылган мәйданны биләп тора иде. 31Болар – үз телләрендә сөйләшеп, үз җирләрендә кабилә-кабилә булып яшәгән Шем угылларыдыр.
32Туфаннан соң Нух угыллары нәселеннән чыккан һәм кавем-кабилә булып җир йөзенә сибелгән халыкларның нәсел шәҗәрәсе шушыдыр.

Currently Selected:

Яратылыш 10: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy