YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 1

1
Дөньяның яратылышы
1Әүвәл Аллаһы күкне һәм җирне яратты. 2Җир йөзе әле сурәтсез, буп-буш – төпсез упкын, караңгылык эченә чумган; Аллаһының рухы-сулышы сулар өстендә гизә иде.
3Аллаһы:
– Яктылык булсын! – дип боерды, һәм яктылык булды.
4Аллаһы яктылыкның яхшы булуын күрде һәм аны караңгылыктан аерды. 5Яктылыкны «көн» дип, караңгылыкны «төн» дип атады. Кич булды, иртә булды – бер көн кичте.
6Аллаһы:
– Суларның уртасында бер гөмбәз булсын, суларны бер-берсеннән аерсын! – дип боерды.
7Нәкъ шулай булды: Аллаһы гөмбәзне яратты. Гөмбәз астындагы суларны гөмбәз өстендәге сулардан аерды. 8Аллаһы гөмбәзне «күк» дип атады. Кич булды, иртә булды – икенче көн кичте.
9Аллаһы:
– Күк астындагы сулар бер урынга җыелсын да, коры туфраклы ялан калкып чыксын! – дип боерды, һәм нәкъ шулай булды.
10Аллаһы коры туфрак яланын «җир» дип, җыелган суларны «диңгез» дип атады. Аллаһы боларның яхшы булуын күрде.
11Аллаһы:
– Туфрактан яшеллекләр үсеп чыксын, төренә күрә орлык бирә торган төрле үләннәр, җимешендә үз төренең орлыгын өлгертә торган җимеш агачлары үссен! – дип боерды, һәм нәкъ шулай булды.
12Җир өстендә яшеллекләр, төренә күрә орлык бирә торган үләннәр, җимешендә үз төренең орлыгын өлгертә торган җимеш агачлары үсеп чыкты. Аллаһы моның яхшы булуын күрде. 13Кич булды, иртә булды – өченче көн кичте.
14-15Аллаһы:
– Күк гөмбәзендә җир йөзен яктырта торган, көнне төннән аера торган яктырткычлар булсын! – дип боерды. – Алар вакыт, ел фасылы һәм көн исәбе галәмәтләрен күрсәтеп торсыннар.
Һәм нәкъ шулай булды. 16Аллаһы ике бөек күк җисемен – зурысы көн белән, кечесе төн белән идарә итүче яктырткычларны һәм йолдызларны яратты. 17-18Җир йөзен яктыртып, көн вә төн белән идарә итсеннәр һәм яктылыкны караңгылыктан аерып торсыннар өчен, Аллаһы аларны күк гөмбәзенә урнаштырды. Һәм моның яхшы булуын күрде. 19Кич булды, иртә булды – дүртенче көн кичте.
20Аллаһы:
– Сулар терек җан ияләре белән тулып ашсын, җир йөзе өстендә һәм күк гөмбәзе астында кошлар очып йөрсен! – дип боерды.
21Һәм Аллаһы зур диңгез җанварларын, төрләренә карап суда кайнашкан барлык җан ияләрен, барлык төр очар кошларны яратты. Моның яхшы булуын күрде. 22Аллаһы аларга Үзенең фатихасын бирде:
– Үрчегез, ишәегез, диңгез суларын тутырыгыз, җир йөзендә кош-корт үрчегәннән-үрчесен! – диде.
23Кич булды, иртә булды – бишенче көн кичте.
24Аллаһы:
– Җир йөзе үзендә төрле токымдагы җан ияләрен – кыргый хайваннарны, терлек һәм хәшәрәтләрне булдырсын! – дип боерды.
Һәм нәкъ шулай булды. 25Аллаһы җир йөзендә төрле токымдагы җан ияләрен – кыргый хайваннарны, терлек һәм хәшәрәтләрне яратты. Моның яхшы булуын күрде.
26Аллаһы:
– Кешене Үз сурәтебездә, Үзебезгә охшатып яратачакбыз, – диде. – Кеше диңгездәге балыклар, күктәге кошлар, җирдәге хайваннар – җирдә хәрәкәт итүче барлык тереклек һәм хәшәрәтләр өстеннән, җир йөзе өстеннән хакимлек итсен!
27Шулай итеп, Аллаһы кешене Үз сурәтендә,
Аллаһыга охшатып яратты.
Кешеләрне ир-ат һәм хатын-кыз итеп яратты.
28Аларга фатихасын бирде:
– Үрчегез, ишәегез! – диде. – Җир йөзен тутырыгыз, аны буйсындырыгыз; диңгездәге балыкларга, күктәге кошларга, җир йөзендә хәрәкәт иткән барлык җан ияләренә хуҗа булыгыз!
29Аллаһы әйтте:
– Менә, туфракта орлыктан үсә торган һәрбер үләнне, җимешендә орлыгы өлгерә торган һәрбер җимеш агачын сезгә тапшырам: алар сезгә ризык булсын! – диде. – 30Җир йөзендәге һәрбер хайванга, күктәге һәрбер кошка, үзендә тереклек сулышын тойган һәрбер җанварга азык итеп яшел үлән насыйп итәм.
Һәм нәкъ шулай булды.
31Аллаһы Үзе яраткан нәрсәләрне күздән кичерде һәм, менә, һәр нәрсәнең гаять яхшы икәнлеген күрде. Кич булды, иртә булды – алтынчы көн кичте.

Currently Selected:

Яратылыш 1: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy